Икътисад
4 апрель 2025, 12:51

Страховка чыгымнары яхшы компенсацияләнә

Биредә дәүләт ярдәме зур роль уйный.

Страховка чыгымнары яхшы компенсацияләнәСтраховка чыгымнары яхшы компенсацияләнә
Страховка чыгымнары яхшы компенсацияләнә

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2024 елда 436 мең гектар чәчүлек җирен страховкалаган. Бу 2023 елга караганда 2,3 тапкырга (190 га) күбрәк. Әле аграрийлар 2025 ел уңышын страховкаларга әзерләнә. Әлегә 40 мең га уҗым страховкаланган.
БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерүенчә, 2024 ел йомгаклары буенча республика чәчүлек җирләрен һәм авыл хуҗалыгы терлекләрен страховкалау күрсәткечләре буенча Русиянең әйдәүче 20 төбәге арасына керә. Биредә дәүләт ярдәме зур роль уйный. Төбәк авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре страховка чыгымнарының яртысына кадәр компенсацияли алган. 2024 елда дәүләт ярдәме 240,3 млн. сумга җиткән. Быел бу максат өчен 241 млн. сум бүленгән.

БР Хөкүмәте сайты буенча.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас