Бүген Башкортстанның Дәүләт Җыелышы – Корылтай утырышында республика Премьер-министры Андрей Назаров Хөкүмәтнең 2024 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап белән чыгыш ясады. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
Хөкүмәт җитәкчесе барлык тармаклар буенча башкарылган эшләрне барлады.
Республикада 2024 елда 123 җәмәгать киңлеге төзекләндерелгән, бу күрсәткеч буенча без Русиядә – 7нче урында. Радий Хәбиров инициативасы белән оештырылган “Башкортстан ихаталары” республика программасы кысаларында 33 муниципалитетта 213 күп фатирлы йортны берләштергән 143 ишегалды тәртипкә китерелгән.
Узган ел Башкортстанда 3 млн 348 мең кв. метр куллануга тапшырылган – бу торак күләменең чираттагы рекорды. 122 мең гаилә торак шартларын яхшырткан.
– Икътисадый активлыкның төп факторы – алга киткән юл-транспорт логистикасы. Без 1220 км автотрассаны норматив хәлгә китердек. 60 чакрымнан артык автомобиль юлы файдалануга тапшырылды. 26 күпер һәм юлүткәргеч төзелде һәм ремонтланды. Бу максатларга Юл фондыннан 34 млрд сум тирәсе акча юнәлтелде. Быел территориаль заказ күләме максималь тарихи күрсәткечкә җиткерелде – 44 млрд сум, – диде Премьер-министр.
Узган ел Башкортстан сәнәгате үсеше 5 проценттан артык тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме буенча республика ил төбәкләренең беренче унлыгына керә һәм Идел буенда 2нче урынны алып тора.
– Без аграр тармакның төп күрсәткечләре буенча алдынгы позицияләрне саклыйбыз. Кымыз һәм бал җитештерү буенча илдә алда барабыз. Узган ел нәтиҗәләре буенча тармакка дәүләт ярдәме күрсәтү күләме 4 млрд сумнан артып киткән, – диде Назаров.
Төп капиталга 783,8 млрд сум инвестицияләр җәлеп ителгән. Төбәк Башлыгы 2025 елда 800 миллиард бусагасын узу бурычын куйды. Ел башына төбәкнең инвестиция портфелендә 1,3 трлн сумлык 2,3 мең инвестиция проекты исәпләнә.
Премьер-министр кече һәм урта эшкуарлык, туризм, хезмәт базары, сәүдә бәйләнешләре, бюджет сәясәте һәм башка юнәлешләр буенча хисап тотты.
Сүзен йомгаклап, ул болай диде:
– Без яхшы нәтиҗәләргә ирештек. “Югары база”дан алга таба үсү – җиңел түгел, әмма ирешеп була торган бурыч. Киләсе бишьеллыкка үз алдыбызга амбицияле максатлар куябыз.
Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/26399/