Башстат хисабы нигезендә, азык-төлек товарларыннан банан (5,45%) һәм алма (2,19%) иң нык кыйммәтләнгән.
Бәрәңгегә (1,96%), кара чәйгә (1,74%), Сырга (1,7%) һәм сөткә (1,56%) бәяләр уртача күтәрелде.
Кайсыбер продуктларга бу чорда бәяләр, киресенчә, кимеде. Кыяр (21,68%), йомырка (4,09%), тоз (3,21%), дөге (1,5%) һәм макарон (1,02%) арзанайды.
Тулы исемлек белән Башстат сайтында танышырга була, диләр. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, тикшеренү сайлап алу мониторингы нигезендә үткәрелгән һәм товарның конкрет төренә яки нинди дә булса аерым кибеттә бәяләр динамикасын чагылдырмый.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.