Бүген, 19 мартта, Уфада агрономия конференциясе үтте. Анда алда торган язгы кыр эшләре турында фикер алыштылар, быел ул ким дигәндә 30 миллиард сумга төшәргә мөмкин.
Хөкүмәт вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов әйтүенчә, хәл катлаулы булуга карамастан, аграрийларга җитештерүне арттыру, финанс нәтиҗәләрен яхшырту мөһим.
Русия авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Роман Некрасов конференциядә катнашучыларга Башкортстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең финанс тотрыклылыгын һәм конкурентлыкка сәләтлелеген тәэмин итү өчен нинди инструментлар һәм мөмкинлекләр куллана алуы, авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту, хезмәт хакларын арттыру мөмкинлекләре турында сөйләде. Ул шулай ук республиканың Идел буе федераль округында үсемлекчелек продукциясен җитештерү күләмнәре буенча лидерларның берсе булуын билгеләп үтте.
“Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәрвакыт элемтәдә тора, без һәрчак тәүлегенә 24 сәгать режимында сорауларга җавап бирергә әзер”, – диде Роман Некрасов.
Агроиминиятчеләрнең милли берлеге президенты Корней Биждов аграрийлар, агросәнәгатьнең район органнары җитәкчеләре белән турыдан-туры аралашуның кыйммәтен ассызыклады.
“Авыл хуҗалыгы никадәр кыйммәтрәк, чыгымнар никадәр “бәялерәк” булса, агростраховкалау ихтыяҗы шулкадәр күбрәк. Нигә? Чөнки хезмәт тырышлыгыннан, башка ресурслардан тыш, сезнең финанс чыгымнарыгыз ни беләндер сакланырга тиеш. Федераль һәм төбәк бюджетларыннан аграрийлар ала торган субсидияләр дә нәкъ шулай ук якланырга тиеш. Дәүләт ярдәме белән агростраховкалауның төп мәгънәсе нәкъ менә шунда”, – дип ачыклык кертте Корней Биждов.