18-21 март көннәрендә Уфада “Экспо” күргәзмә комплексында илнең төп вакыйгаларының берсе – “АгроКомплекс” халыкара күргәзмәсе һәм Агросәнәгать форумы үтә.
Биредә үзләренең алдынгы эшләнмәләрен һәм технологияләрен Русиянең 40 төбәгеннән, шулай ук Беларусь, Казахстан һәм Сенегалдан 380нән артык катнашучы тәкъдим итә. Шулай ук Башкортстанның 50 крестьян-фермер хуҗалыгы әзерләгән экспозицияләр урын алган.
РФ Дәүләт Думасы каршындагы “Русия – Африка” хезмәттәшлек советы эксперты Луис Гоуэнд Уфага нинди максат белән килүен сөйләде:
– Беренчедән, мин бу форумның зурлыгына гаҗәпләндем, үзем өчен бу кадәр кызыклы нәрсәләр күрермен дип көтмәгән идем. Мин монда аграр өлкәдә хезмәттәшлеккә партнерлар табу өчен килдем. Африка авыл хуҗалыгы үсешенә бик мохтаҗ: уңайлы климат шартларына карамастан, без әле дә үзебезне туендыра алмыйбыз. Бу аграр технологияләрдә артта калу белән бәйле.
Бүген безгә аграр өлкәгә автоматлаштыруны кертергә кирәк, тиешле нәтиҗәләр белән эшләү өчен заманча машиналар һәм җайланмалар кирәк. Уфадагы күргәзмәдә мин безгә кирәк булган нәрсәләрне күрәм. Монда үзара файдалы хезмәттәшлек өчен потенциал бар. Киләчәктә безгә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өлкәсендә дә багланышлар урнаштырырга кирәк булачак.