Мәкалә
79 яшьлек водитель инспекторга акча төртергә уйлаганЯкташыбыз Зәмирә Рәҗәпова хейтерларына җавап бирдеБаймакта бер кешегә аю һөҗүм иткәнБеренче яшелчәЧакмагышта Һадия Дәүләтшинаның 120 еллыгына багышланган кичәләр булдыШәймулла солдат хатирәләре: Самолётны коткарып калган"Нур"да чираттагы премьераАвтобус водителе асфальтта намаз укыганШәймулла солдат хатирәләре: Җиңүләр белән Берлинга кадәрЯзгы ташу белән бәйле актуаль мәгълүматБүгенге көнгә йолдызнамә: Астрологларыбыз фаразы нинди булыр?Якташ хәрбигә ярдәм күрсәтепДарулар белән тәэмин ителү күзәтүдә тотылаДанир Сабировның көтмәгәндә "малайлы" булуы турында (Видео) Авыл хуҗалыгы продукциясе экспортын арттырганбызКүргәзмәгә 22 меңнән артык кеше килгәнКартәнисенең мәетен туңдыргычка яшергән ирне нәрсә көтә? (ВИДЕО) Уфага "Хәвефсез интернет лигасы" директоры килде"Мөмкинлекләр вакыты"н кулдан ычкындырмагызТаҗикстан табиблары Шәүкәт белән Шөһрәт бәхетләрен хезмәттән тапкан
Барлык яңалыклар
10
Икътисад
19 март , 13:23

“Кытай базары Башкортстан өчен кызыклы булачак”

Русия-Кытай бизнес паркы генераль директоры Чэнь Чжиган тәэссоратлары белән уртаклашты.

https://resbash.ru/
https://resbash.ru/

18-21 март көннәрендә Уфада “Экспо” күргәзмә комплексында илнең төп вакыйгаларының берсе – “АгроКомплекс” халыкара күргәзмәсе һәм Агросәнәгать форумы үтә.

Биредә үзләренең алдынгы эшләнмәләрен һәм технологияләрен Русиянең 40 төбәгеннән, шулай ук Беларусь, Казахстан һәм Сенегалдан 380нән артык катнашучы тәкъдим итә. Шулай ук Башкортстанның 50 крестьян-фермер хуҗалыгы әзерләгән экспозицияләр урын алган.

Русия-Кытай бизнес паркы генераль директоры Чэнь Чжиган тәэссоратлары белән уртаклашты һәм Башкортстанның агросәнәгать комплексы потенциалы турында, фикерен белдердеп, болай диде:

– Мин Уфада беренче тапкыр, әмма сезнең төбәк турында күп уңай сүзләр ишеттем. Шунысын да билгеләп үтәргә тиешмен, монда күргәннәрем мин көткән нәрсәләр белән тулысынча диярлек туры килә. Беренчедән, Уфаны яхшы күңелле, хезмәт сөючән халкы булган шәһәр дип кабул иттем. Икенчедән, күргәзмәдә – эшлекле җанлылык. Бу күп нәрсә турында сөйли.

Шулай ук мин Башкортстанның Кытай төбәкләре белән, бигрәк тә агар өлкәдә мөнәсәбәтләрне актив үстерүе турында күп ишеттем. Монда мин сезнең җитәкчеләрегезнең карашын тулысынча хуплыйм. Шуны истә тотарга кирәк, Кытай – дөньяда иң күп халык яшәгән ил. 1,5 миллиардка якын кеше – ул бик зур кулланучылар базары.

Шулай ук билгеләп үтәм: Кытай – биш мең еллык тарихы булган дәүләт. Һәм ул авыл хуҗалыгы үсеше белән бәйле. Бу биш мең ел эчендә билгеле бер уңышларга ирештек, шул исәптән, азык-төлек продуктларын эшкәртү, азык-төлек сәнәгатен үстерү өлкәсендә дә тәҗрибә тупладык. Башкортстан предприятиеләре өчен бу хезмәттәшлекне үстерү һәм яңа базарларга чыгу буларак кызыклы булыр иде.

Икътисадның агар секторын цифрлаштыру, автоматлаштыру, роботлаштыру өлкәсендә дә хезмәттәшлекне көчәйтергә мөмкин. Бу юнәлешне мин шулай ук сезнең бизнеска үз предприятиеләрен үстерүне планлаштырганда күздә тотарга киңәш итәр идем.

Кыскасы, мин Кытай һәм Башкортстан аграр бизнесының уртак проектлары өчен менә дигән перспективалар күрәм.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: