Мәкалә
Автобус водителе асфальтта намаз укыганШәймулла солдат хатирәләре: Җиңүләр белән Берлинга кадәрБүгенге көнгә йолдызнамә: Астрологларыбыз фаразы нинди булыр?Якташ хәрбигә ярдәм күрсәтепДарулар белән тәэмин ителү күзәтүдә тотылаДанир Сабировның көтмәгәндә "малайлы" булуы турында (Видео) Авыл хуҗалыгы продукциясе экспортын арттырганбызКүргәзмәгә 22 меңнән артык кеше килгәнКартәнисенең мәетен туңдыргычка яшергән ирне нәрсә көтә? (ВИДЕО) Уфага "Хәвефсез интернет лигасы" директоры килде"Мөмкинлекләр вакыты"н кулдан ычкындырмагызТаҗикстан табиблары Шәүкәт белән Шөһрәт бәхетләрен хезмәттән тапканУфада театрлар декадасына рәхим итегез!СВОга дип "Нива" сатып алганда 850 меңгә алданган (ВИДЕО) Республиканың фәнни киләчәгенә зур өметләр багланаКрокодил башы белән кайтканБез кичергәннәр тарих булып кына калсынВузара кампуста яңа лаборатория ачылдыКайда вирус бар? Кайда юк?Бер авылдан – өч спорт батыры!
Барлык яңалыклар
10
Икътисад
19 март , 13:10

Күркә итен Гонконг һәм Вьетнамга да озата башлыйбыз

Алар – безнең өчен яңа базарлар, ди Андрей Ковалев. 

https://resbash.ru/
https://resbash.ru/

18-21 март көннәрендә Уфада “Экспо” күргәзмә комплексында илнең төп вакыйгаларының берсе – “АгроКомплекс” халыкара күргәзмәсе һәм Агросәнәгать форумы үтә.

Биредә үзләренең алдынгы эшләнмәләрен һәм технологияләрен Русиянең 40 төбәгеннән, шулай ук Беларусь, Казахстан һәм Сенегалдан 380нән артык катнашучы тәкъдим итә. Шулай ук Башкортстанның 50 крестьян-фермер хуҗалыгы әзерләгән экспозицияләр урын алган.

Форум кырларында Мәләвездән “Союзпромптица” предприятиесе директоры Андрей Ковалев экспорт юнәлешен үстерү планнары белән уртаклашты.

– Бу юнәлештә безнең ниятләр зур, – диде ул. – Без күркә итен Африка һәм БДБ илләренә озатабыз. Бу елда Гонконг һәм Вьетнам белән экспорт хезмәттәшлеген киңәйтәбез. Алар – безнең өчен яңа базарлар, аларга чыгу буенча әзерлек эшләрен төгәлләдек инде.

Алай да, безнең төп бурыч – Башкортстанда яшәүчеләрне сыйфатлы экологик ит белән тәэмин итү. Һәм без бу бурычны үтибез, диде Ковалев.

– Ә экспортка җибәрүне җитештерүне киңәйтү хисабына арттырабыз: узган ел без үзебез өчен рекордлы күләмдә – 36,5 мең тонна – күркә ите җитештерү дәрәҗәсенә чыктык. Бу элеккегә караганда ун процентка күбрәк. Әмма тукталып калырга җыенмыйбыз – җитештерүне икеләтә арттыру өчен яңа корпуслар төзибез. Шулай булгач, күркә ите эчке базарга да һәм тышкысына да җитәчәк, – дип аңлатты ул.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: