Барлык яңалыклар
10
Икътисад
19 март , 12:50

Автобуслар һәм чүп ташу машиналары сатып алырга ярдәм итмәкчеләр

“Росагролизинг” җитәкчесе үз фикерен әйтте.

https://glavarb.ru/
https://glavarb.ru/

Бу атнада, 18-21 март көннәрендә, Уфада “Экспо” күргәзмә комплексында илнең төп вакыйгаларының берсе – “АгроКомплекс” халыкара күргәзмәсе һәм Агросәнәгать форумы үтә. 

Форум кысаларында Радий Хәбиров “Росагролизинг” компаниясе генераль директоры, Берләшкән лизинг ассоциациясе президенты Павел Косов белән очрашты. Косов республиканың авыл хуҗалыгына инвестицияләр күләменең шактый артуын билгеләде.

– 2024 елда Башкортстанга 4,6 млрд сумлык авыл хуҗалыгы техникасы китердек. Бу 2023 ел күрсәткечләреннән 97 процентка артыграк. Төбәк “Росагролизинг” аша техника сатып алу күләме буенча лидерлар бишлегенә керә. Болар барысы да – республика җитәкчелегенең төбәк субсидияләре аша аграрийларга ярдәм итүенең нәтиҗәсе, – диде ул.

Аның әйтүенчә, авыл хуҗалыгы техникасы күләмнәрен тагын да арттыру карала, әмма Башкортстанның “Росагролизинг” компаниясе белән хезмәттәшлеге моның белән генә чикләнмәячәк.

– Коммуналь хезмәтләр өчен техника сатып алу һәм лизингка тапшыруда хезмәттәшлек итәргә килештек. Бәлки, автобуслар буенча да эшләрбез. Якын арада төбәк операторлары ихтыяҗлары өчен чүп ташу машиналарын сатып алу программасы буенча хезмәттәшлек итә алырбыз дип ышанам, – диде Косов.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: