Икътисад
16 март 2025, 16:11

Безне дуслык җепләре һәм ышанычлы партнёрлык бәйли

Безне дуслык җепләре һәм ышанычлы партнёрлык бәйлиБезне дуслык җепләре һәм ышанычлы партнёрлык бәйли
Безне дуслык җепләре һәм ышанычлы партнёрлык бәйли

 Башкортстанга инде берничә елга сузылган махсус хәрби операция дә, тышкы санкцияләр дә халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә киртә куя алмады. Киресенчә, бу шартлар безне чыныктырды гына һәм без көннән-көн ныгып, төрле юнәлешләрдә үсеш юлларын ачабыз. Башкортстанның Мәскәү өлкәсе һәм Татарстан белән беррәттән актив халыкара хезмәттәшлек алып баручы төбәкләр исемлегенә керүе дә моңа ачык мисал.

"Тышкы икътисади эшчәнлек белән шөгыльләнмәсәк, уңышка ирешеп булмаячагы көн кебек ачык.Үзебез җитештергән товарларны төбәк һәм ил эчендә генә сатарга түгел, чит илләргә дә чыгарырга кирәк. 2025 елга бу юнәлешне үстерү, яңа партнерлар эзләү бурычын куйдык", - дигән иде Радий Хәбиров.

Чит ил партнёрларыбыз белән шундый эшлекле очрашуларның берсе 10 мартта үтте. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Русия-Кытай индустриаль паркының башкарма җитәкчесе Хао Лянюань ханым белән очрашты. Анда Кытай Халык Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре каралды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Кытай белән дустанә мөнәсәбәтләрнең мөһим булуын билгеләп үтте һәм бу илне республиканың төп тышкы икътисади партнерларының берсе дип белдерде:

"Әйтергә кирәк, без товар әйләнеше күләмен арттыру гына түгел, ә хезмәттәшлекнең тирәнрәк формаларын үстерергә дә тырышабыз,– диде Радий Хәбиров. - Без Кытай партнерларыбыз белән сөйләшүләрне югары бәялибез һәм арытаба уртак эшләребезнең төрле алымнары турында фикер алышырга әзер".

Хао Лянюань ханым уртак проектларны тормышка ашыру нәтижәсендә Русия-Кытай индустриаль паркының барлыкка килүен ул бик уңыш булган дип әйтеп үтте, һәм, киләчәктә Русия төбәкләре белән икътисади бәйләнешне ныгыту мөһим булуын белдерде. Шулай ук ул Кытай индустриаль паркында Русиянең төрле төбәкләрендә җитештерелгән товарлар павильоннарын булдыру планы турында да уртаклашты.

– Башкортстан белән хезмәттәшлегебез көннән-көн ныгый баруын күрәбез һәм без шушы уртак тырышлыгыбыз белән икътисади үсеш өчен яңа офыклар ача алачагыбызга ышанабыз, - диде Хао Лянюань.

Партнёрлар шулай ук «Уфимский» транспорт агро-логистика паркы һәм халыкара B2B-платформасы эшли башлавы турында да фикер алыштылар. Төбәкның халыкара икътисади хезмәттәшлек советы генераль директоры Ринат Голда хәбәр иткәнчә, ул халыкара сәүдә юлларын ачуда мөһим корал булып торачак, төрле илләрдән сатучыларны һәм сатып алучыларны берләштерәчәк, партнерлар эзләүне, килешүләр төзүне һәм поставкалар белән идарә итүне җиңеләйтәчәк һәм автоматлаштыру һәм заманча технологияләр ярдәмендә бизнесның нәтиҗәлелеген арттырачак.

Республика Башлыгының киләчәктә төбәкләр арасында хезмәттәшлекне уңышлы үстерүгә ышанычы зур. Радий Хәбиров Башкортстан делегациясенең Кытай Халык Республикасына бару планнары турында сөйләде. Әйтик, Харбин ярминкәсе кысаларында төбәк компанияләре анда үз товарларын тәкъдим итәчәк.

Кытай Халык Республикасы Башкортстанның төп партнерларының берсе. Ул республиканың тышкы сәүдә әйләнешендә 24,6 процент өлеше белән беренче урында тора. Башкортстан Кытайга машина төзелеше продукциясен һәм минераль ресурсларны экспортлый, ә Кытай безнең республикага машина төзелеше техникасын һәм химия сәнәгате продукциясен җибәрә.

Бүгенге көндә Башкортстанда Кытай капиталы белән берлектә 17 оешма эшли. 2022 елда Пекинда Русия Федерациясенең КХРдагы сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан вәкиллеге ачылды.

Билгеле булганча, Башкортстан, Кытайдан тыш, Якын Көнчыгыш, элеккеге СССР илләре белән дә тыгыз элемтәдә тора.

Үзбәкстан Республикасы инвестицияләр, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хөррәм Фәтыйх улы Тешабаев:

"Наманган өлкәсе белән Башкортстан Республикасы арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне югары бәялибез һәм киләчәктә аны үстерү максаты белән яшибез. Гамәлгә ашырыла торган уртак проектлар безнең бик күп: ул төзелеш өлкәсен, авыл хуҗалыгын һәм сәнәгать кооперацияләрен берләштерә. Бу проектларның ачык мисаллары булып Уфада шәһәрчек төзү һәм Башкортстанда бәрәңге үстерү тора. Хезмәттәшлекнең тагын бер мөһим ягы - мәдәни-гуманитар юнәлеш, мәгариф, туризм һәм мәдәният өлкәсе. Уртак концертлар уздыруны планлаштырабыз, спектакльләр, күргәзмәләр һәм яшьләр форумнарын үткәрүне күз алдында тотабыз. Болар барсы да "Наманган өлкәсе һәм Башкортстан Республикасы килешүе"ндә теркәлгән.

Шулай ук, шәхсән Башкортстан республикасы Башлыгы Радий Хәбиров турында да әйтеп үтәсем килә - аның белән һәр очрашу безнең планнарны тизрәк тормышка ашыруга көчле импульс бирә һәм төбәкләр арасындагы партнерлыкның югары динамикасын сакларга ярдәи итә", - диде. 

Ләйсән Каспранова. 

Безне дуслык җепләре һәм ышанычлы партнёрлык бәйли
Безне дуслык җепләре һәм ышанычлы партнёрлык бәйли
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас