Шуларның берсе «Алга» махсус икътисадый зонасының бишенче мәйданчыгы – «Уфа» индустриаль паркы булды. Һәм вице-президент әлеге мәйданчыкның инновацион булуын да билгеләп үтте.
Кунакка резидент предприятиеләрен күрсәттеләр. Урып-җыюдан соң ашлык эшкәртү өчен җайланмалар җитештерү буенча «АМКОДОР-Агидель» заводын һәм майлау материаллары җитештерү буенча «Россильбер» инновацион предприятиесен карады ул. Шулай ук электр җайланмалары чыгаруда нәтиҗәле эш алып барган «Уфимец» фәнни-җитештерү берләшмәсендә булды.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Хөкүмәте порталы.