Бу җәһәттән Уфа нефть-техник университетының уңышлары шактый күп. Әлеге уку йортында төзелеш өлкәсе өчен дә кирәкле булган материаллар уйлап чыгаралар.
УДНТУның Архитектура-төзелеш институты «Урал төзелеш индустриясе» халыкара форум күргәзмәсен оештыручыларның берсе булды һәм анда үзенең яңа ачышларын тәкъдим итте. Күргәзмәдә студентлар һәм институт хезмәткәрләренең «Приоритет - 2030» программасы чикләрендә эшләнгән яңа ачышларын күрергә мөмкин иде.
Институт директорының фән буенча урынбасары Дмитрий Синицин әйтүе буенча, төп тематика — түбән углеродлы, ягъни экологик яктан чиста төзелеш материаллары. Мәсәлән, күргәзмәдә түбән углеродлы, ягъни экологик таза, тавыш йотучы акустик панельләрне күрергә мөмкин иде. Әлеге панельләр экологик яктан таза компонентлар нигезендә: техник киндер һәм табигый гипс кушып ясалган төзелеш материалы. Алар Уфа нефть –техник университеты каршындагы Архитектура-төзелеш институтының һәм Евразия гыйльми-белем үзәге студиясенең берлектәге проектлары. Тавышны йотучы акустик панельләр торак йортларда һәм җәмәгатьчелек биналарында куллану өчен уйлап чыгарылган.
УДНТУның мәгълүмати тәэмин итү һәм реклама үзәге директоры Тимур Габбасов белдерүенчә, уку йортының яңа эшләнмәләренең ягъни яңалыкларының өстенлекле яклары — аларның экологик таза материаллардан ясалулары, шулай ук икенчел материалардан да җитештерергә мөмкин булуы, ныклы һәм чыдамлы булулары һәм төзелеш эшләрен арзанайтарга булышулары.
Алар өчен мондый күргәзмәләрдә катнашу — яңалыклары белән төзелеш җәмәгатьчелеген таныштырудан тыш, үзләренең проектларын икътисадның реаль секторына кертү буенча ышанычлы партнерлар табу да.
Бүгенге көндә төзелеш өлкәсендә үзебезнең белгечләр уйлап чыгарган материалларның бик кирәк чагы. Бу — көн тәртибендәге мәсьәлә. Чөнки чит илләрдән яисә чит төбәкләрдән сатып алган материаллар кыйммәткә дә төшә, сыйфатлары да шикле булучан. Хәзер үзебезнең товарларның тансык һәм кирәк вакыты.