Икътисад
11 март 2025, 08:00

Сыр ясауның үз сере бар

"Сыр эшләү идеясе юктан гына тумады", – ди Гөлчәчәк Рамазанова.

Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

Сырлар ясау остасы Гөлчәчәк Рамазанова белән узган ел ноябрьдә Уфада “ЭКСПО” күргәзмә комплексында азык-төлек продуктлары фестивалендә таныштык. Ул күргәзмәгә төрле-төрле тәмле һәм күзне кызыктырырлык сырлар алып килгән иде.

Гөлчәчәк Вәрис кызы Миякә районыннан. Сөт продуктлары җитештерә, кымыз, йогырт, сырлар эшли. Кәҗә сөтеннән нинди генә сырлар эшләми ул, тәмлеткечләр кушылганы да, төрле тәмдәгеләре дә бар.

– Бу эш белән сигез ел шөгыльләнәм, – диде эшкуар. – Азык-төлек технологы буенча укыган идем. Алган белемем ярдәм итә.

Ул продукциясен Кыргыз-Миякә базарына алып барып сата, җае чыкканда Стәрлетамакка да алып барам, ди. Хәзер инде аның үз сатып алучылары барлыкка килгән.

 – Өйдән дә килеп алалар. Туганнарым, өйдәгеләр дә яратып ашыйлар. "Үзебезнеке, тәмле һәм сыйфатлы" дип тә җибәрләр, – ди куанычы йөзенә чыккан әңгәмәдәшем. 

Бу эш белән ничек шөгыльләнә башладыгыз дип кызыксынам.

– Сыр эшләү идеясе тиз генә килмәде. Кызганычка, бүгенге заманда продуктларның сыйфаты, табигыйлеге юкка чыга бара. Продуктны мөмкин кадәр озаграк саклау максатын күздә тотып, бер өем консервантлар, алмаштыргычлар һәм башка өстәмәләр уйлап табалар. Шуңа безнең гаиләдә үзебезнең экологик чиста, табигый сөт продукциясе булдыру мәсьәләсе күтәрелде. Нәтиҗәдә, сигез ел элек кәҗә сатып алдык. Яхшы, сөтле токымлы булып чыкты ул. Сөте артып кала башлады. Шуннан сыр ясап карарга булдым. Иң гади рецепт буенча ясадым. Бик тәмле килеп чыкты. Миңа сыр ясау процессы бик ошады. Шуннан башлап төрле сырлар ясарга өйрәндем, – ди Гөлчәчәк Вәрис кызы.

Эшне киңәйтү максатыннан токымлы кәҗәләр сатып алалар. Аларны карауга, ашатуга, асрау шартларына аерым игътибар бирә хуҗалар. Болар барысы да, Гөлчәчәк ханым әйтүенчә, сөтнең сыйфатына һәм тәменә йогынты ясый.

Гөлчәчәк Вәрис кызы ясаган сырларның тәмле һәм сыйфатлы килеп чыгуының тагын бер сере шунда – ул бу эшне бик ярата, бөтен күңелен һәм осталыгын биреп эшли. 

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: кәҗә сөтенең файдасы бик күп. Аңарда тимер сыер сөтенә караганда 1,5 тапкырга күбрәк. Кәҗә сөте өч тапкыр җиңелрәк үзләштерелә. Сөяк сынганнан соң, ул сөяк тукымаларының тизрәк ялгануына булыша. Кәҗә сөтендә йөрәк ритмын җайга салырга ярдәм итүче калий күп.  Ул онкологик чирләрдән интегүчеләр өчен дә файдалы.

Әйткәндәй, 18-21 март көннәрендә Уфада “Экспо” күргәзмә комплексында үтәчәк “АгроКомплекс-2025”  халыкара күргәзмәсе һәм Агросәнәгать форумында  сөт индустрияцен үстерү мәсьәләләре дә каралачак. Бу форум Русиядән генә түгел, бөтен дөньядан килгән авыл хуҗалыгы белгечләре белән элемтәләр урнаштыру өчен менә дигән мөмкинлек булачак. 

 #АгроВкомплексе, #БашкирскоеЭтовкусноИполезно

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас