Дөньяда безнең бал кебек тәмле бал юк. Бу – чыннан да расланган факт. Әмма үзебезнең тәмле һәм файдалы балны саклар һәм яклар өчен башкарасы эшләр шактый әле.
Шушы көннәрдә республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгында умартачылыкны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә сүз барды. Анда Башкортстанда яз җитү белән бал кортларын чит төбәкләрдән легаль булмаган рәвештә кертүгә каршы актив эш яңадан башланачак, дип әйтелде. Бал кортларын ташу кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкны катгыйландыру да планлаштырыла.
– Безгә үз территориябезне саклау, республикада бал кортлары гаиләләрен җитештерүне тергезү һәм арттыру мөһим. Елына кимендә 30-35 мең бал корты гаиләсен җитештерергә кирәк. Бу төбәкне бал кортларын контрольсез кертү аркасында килеп туган проблемалардан саклый алачак, – диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Киңәшмәдә шулай ук пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану регламентларын бозуларны кисәтү һәм булдырмау буенча чаралар күрү мәсьәләсе дә күтәрелде.
Чынлап та, ни кызганыч, соңгы елларда бал кортларының күпләп үлүе, хәтта умарталыкларның юкка чыгуы турында күңелсез хәбәрләр ешрак ишетелә. Проблемалар буш умарталар кебек арта бара. Моның сәбәбе нәрсәгә бәйле? Шушы сорау белән Башкорт дәүләт аграр университетының икътисад һәм менеджмент кафедрасы профессоры, икътисад фәннәре докторы Рәсүл Үзбәк улы Госмановка мөрәҗәгать иттек.
– Чынлап та, умартачылык тармагында проблемалар инде күптәннән җыелып килде, – дип башлады сүзен Рәсүл Үзбәк улы. – Бу бик күп сәбәпләргә бәйле. Беренчедән, чәчүлек мәйданнарының структурасы нык үзгәрде. Бал кортлары нектар җыя торган культуралар юкка чыкты дияргә була. Тәү чиратта, санкцияләр аркасында, без рапсны азрак чәчә башладык. Әлбәттә, рапс та, үз чиратында, безнең классик культураларны кысрыклады. Моннан тыш, умартачылык өчен отышлы булган күп культуралардан читләштек. Мәсәлән, сары һәм ак донник. Аннары карабодай мәйданнары нык кыскарды. Һәм, шуларга өстәп, бал кортлары өчен ярдәме әллә ни күп булмаса да, әмма ярап кала торган мал азыгы культуралары да кимеде. Әйтик, козлятник, люцерна һәм башкалар... Ни өчен кимеде, дип сорыйсызмы? Бездә терлекчелек тармагы үзгәрә, шуңа күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләре үсемлекчелек структурасын үзгәртә. Һәм, кызганычка, бу хәл бал кортлары файдасына түгел. Хәзер көнбагышны күп чәчәләр. Чөнки ул – икътисади яктан югары табышлы культура. Әмма бал кортлары көнбагыш балында кышны начар чыга. Чөнки мондый бал ката, аңардан кортларның эче китеп, алар үлә.
Икенче зур проблема – чәчү мәйданнарын һәм агачларны химикатлар белән эшкәртү. Ә бит химикатлар белән эшкәртер алдыннан умартчыларны кисәтергә кирәк. Алар умарталарын хәвефсез урынга күчереп куяр иде. Бу уңайдан бүген үзебезнең авыл хуҗалыкларына дәгъвалар бик юк. Чөнки алар басуларны химик матдәләр, гербицидлар белән эшкәрткәнгә кадәр умартачыларга алдан хәбәр итәләр һәм бал кортларын коткарырга тырышалар.
Өченче сәбәп – табигый, ул паразитларга бәйле. Болар – бал кортларына зыян салучы талпаннар: варроатоз, трахея талпаны һәм башкалар. Алар акарапидоз, черек авырулары кебек җитди чирләр барлыкка китерә.
– Элек бу чирләр юк идеме ни?
– Бар иде, ләкин күп түгел. Соңгы чорда Урта Азиядән контрольсез рәвештә бал кортлары пакетлары (гаиләләре) кертелә башлады. Бу узган елга кадәр дәвам итте. Алар белән бергә безгә җитди авырулар да килде. Бу чирләр аркасында бик күп умарталар юкка чыкты. Бүген бездә шәхси йортлар, бакча участоклары төзү дәвере дип әйтергә була. Һәм күпләрнең үзләренең ишегалларында бал кортлары очып йөрүен күрәселәре килә. Ә Урта Азиядә бал кортлары гаиләсе арзан тора. Сәбәбе – анда яз ике айга иртәрәк килә, бездә ике метр кар ятканда, аларда бал кортлары үрчи башлый. Шуңа алар үзләренең декоратив бал кортларын безгә очсызга саталар. Декоратив дибез, чөнки Урта Азиянең кортлары бал җыймый. Алар үсемлекләрне серкәләндерәләр генә. Анда мондый токымнарны махсус рәвештә чыгаралар. Чөнки Урта Азиядә үсемлек-агач чәчәкләрен серкәләндерү проблемасы бар. Аннары, алар җәй үлмәсәләр, көз үләләр. Көз көне үлмәсәләр – кышын. Алар начар кышлыйлар. Бу кортларны эшләтергә өйрәткәндә дә, ә андый очраклар бар, алар кыш чыга алмый. Шуңа безнең халык аларны ел саен сатып ала иде. Бал кортларын контрольсез алып кайту күренеше дистә еллар дәвам итте. Бүген инде кешеләрнең күбесе бу бал кортларының сыйфатлы түгел икәнлеген, “җирле” бал кортларын сатып алырга кирәклеген аңлады. Урта рус, башкорт, бөрҗән токымнары – безнең төп бал кортлары. Безнең кортлар бар тырышлыкларны салып эшли. Ә чит кортлар белән кушылгач, аларда да тәртип югала. Белгечләр бу хакта инде күптән чаң кага иделәр. Ниһаять, безнең закон чыгаручылар, җәмәгатьчеләр бу проблемага киртә куюга иреште. Хәлне Ветеринария идарәсе, шул исәптән Башкортстан Республикасы буенча ветеринария идарәсе каты контрольгә алды. Хәзер Урта Азиянең безнең белән дус булган илләреннән дә бал кортлары алып кайту шактый катлаулы.
– Умартачылыкны тергезү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
– Күп илләрдә умартачылык өстенлекле юнәлеш булып тора. Күп илләрдә бал җитми. Германиядә, мәсәлән, балның яртысына шикәр кушалар. Бу аларда – стандарт. Чөнки аларда электән үк балны күп кулланалар. Әмма алар үзләренең балын иң тәмлесе дип саный. Аларда төп культура – рапс. Ә бездә күптөрлелек. Безне табигать юмарт бүләкләгән. Шуның белән дөрес куллана белергә кирәк. Безнең бал кортлары бик көчле. Әлбәттә, алар усал, әмма безнең кырыс табигать шартларына яраклашкан һәм, иң мөһиме – эшкә шәпләр. Безне тәмле бал белән сөендерәләр.
– Сезнең карашка, Башкортстан балы ни өчен иң тәмлесе?
– Бу бездә бик күп үсемлекләр бик кыска вакыт эчендә, әмма бер чорда чәчәк атуга бәйле. Бал кортлары йөзләгән төрле чәчәктән нектар җыя ала. Шуңа безнең балның сыйфаты юкәнең чәчәк атуы белән генә түгел, ә нәкъ менә шушы чәчәк төрлелеге белән билгеләнә. Дөньяда безнең бал кебек тәмле бал юк. Бу – чыннан да расланган факт.
Ә балның никадәр файдалы булуы турында инде әйтеп торасы да түгел. Табигатьтә микроэлементларга балдан да бай продукт юк. Борынгы фикер ияләре балны озак яшәү мөмкинлеге бирүче һәм сәламәтлек эликсиры дип атаганнар.
Әйткәндәй, 18-21 март көннәрендә Уфада “Экспо” күргәзмә комплексында үтәчәк “АгроКомплекс-2025” халыкара күргәзмәсе һәм Агросәнәгать форумында Башкортстанның азык-төлек брендларын үстерү, аларны халыкара базарга чыгару мәсьәләләре каралачак. Бу форум Русиядән генә түгел, бөтен дөньядан килгән авыл хуҗалыгы белгечләре белән элемтәләр урнаштыру өчен менә дигән мөмкинлек булачак.
#АгроВкомплексе, #БашкирскоеЭтовкусноИполезно