Икътисад
9 март 2025, 12:45

Башкортстанда кыярлар кискен арзанайды, башка яшелчәләр кыйммәтләнде

Федераль статистика хезмәтенең республика бүлеге агымдагы елның 24 февраленнән өченче мартына кадәрге чорда кайбер төр товарларга бәяләр мониторингы мәгълүматларын бастырып чыгарды.

Башкортстанда кыярлар кискен арзанайды, башка яшелчәләр кыйммәтләндеБашкортстанда кыярлар кискен арзанайды, башка яшелчәләр кыйммәтләнде
Башкортстанда кыярлар кискен арзанайды, башка яшелчәләр кыйммәтләнде

Башстат хисабына караганда, бу чорда азык-төлек товарларыннан яшелчәләр аеруча кыйммәтләнгән: помидор (2,3%), кәбестә (2%), суган (1,5%), бәрәңге (1,4%), кишер (1%).

Шулай ук алмага (2,2%), эремчек һәм вермишельгә (1,9%), балалар туклануы өчен коры сөт катнашмаларына (1,1%), банан һәм балыкка (1,3%) бәяләр арткан.

Кайбер продуктларга бу чорда бәяләр, киресенчә, кимеде. Барыннан да бигрәк кыяр (6,5%), печенье (2,3%), тавык (2,1%), он (1,4%) һәм көнбагыш мае (1,2%) арзанайган.

Тулы исемлек белән Башстат сайтында танышырга була. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, тикшеренү сайлап алу мониторингы нигезендә үткәрелгән һәм товарның конкрет төренә яки нинди дә булса аерым кибеттә бәяләр динамикасын чагылдырмый.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Башкортстанда кыярлар кискен арзанайды, башка яшелчәләр кыйммәтләнде
Башкортстанда кыярлар кискен арзанайды, башка яшелчәләр кыйммәтләнде
Автор:
Читайте нас