Икътисад
28 февраль 2025, 04:47

Авылны уңганнар сайлый

Умартачылык белән шөгыльләнүче Ринат Зәйдуллин – авылны сайлаган яшьләрнең берсе. 

Рөстәм Хәнәфин фотосы.Рөстәм Хәнәфин фотосы.
Рөстәм Хәнәфин фотосы.

Бүген авылда калучы яшьләр күп түгел. Ә шәһәрдә яшәп, аннары авылга күченүчеләр тагын да сирәгрәк. Шулай да бар андый яшьләр. Дүртөйле районына баргач, Урман-Асты авылында шундый гаиләләрнең берсе белән таныштык.

Ринат Әхнәф улы Зәйдуллин умартачылык белән шөгыльләнә. Уфада югары белем алып, эш башлаган егетнең авылга күченеп кайтуы да шуңа бәйле.

– Башкорт дәүләт аграр университетында Мәгълүмат технологияләре һәм идарә факультетының Икътисадта гамәли информатика белгечлеге буенча укыдым. Укуны тәмамлагач, армия хезмәтен үтәп кайттым. Аннары Уфада өч ел эшләдем, – дип үзе белән таныштырды ул. Армиядән соң Ринат үзен юридик юнәлештә сынап караган. – Әмма бу эш минеке түгел икәнлеген аңладым. Уфада эшләгәндә атна саен авылга кайта идем. Гомумән, Дүртөйле шәһәрендә мәктәптә укыганда да каникуллар авылда үтә иде, аннары университетта белем алганда да барлык ялларда монда идем. Эшли башлагач инде, ике арада йөреп булмас, ныклы карарга килергә кирәк дип уйладым. Ни дисәң дә, күңелемә авыл якын. Ул вакытка инде гаилә корып, беренче балабыз туган иде. Шуңа иптәшем Ленара белән киңәшләштек тә, 2016нчы елда Дүртөйлегә күченеп кайттык.

Авылда эш башлап китүе авыр булмадымы, дип кызыксынам.

– Әлбәттә, нинди эшкә тотынсаң да, баштагы мәлдә авыр чаклары буладыр. Әмма мин бәләкәйдән умарта карап үскәч, бу эшнең нечкәлекләрен белә идем, – диде ул.

– Безнең балалар кортлар арасында үсте инде ул, – дип сүзгә кушылды Ринатның әтисе Әхнәф абый. Бак дисәң, ул үзе гомер буе бал кортлары белән шөгыльләнгән икән. Шуңа Ринатның ни өчен авылга тартылуы һәм ни өчен умартачылыкны сайлавына аптырыйсы түгел.

Әхнәф абый да, хәтер йомгагын сүтеп, умартачылыкта эшли башлаган елларын исенә төшерде. Ул Михайловкадагы урта һөнәри-техник училищеда умартачы һөнәрен үзләштерә.

– 1983нче елда Чакмыгыш нефть һәм газ чыгару идарәсе умарталык ачабыз, умартачы кирәк дигәч, шунда эшкә килдем. Заманалар үзгәргәч, ярдәмче хуҗалыклар да бетте. Әмма умартачылыкта озак еллар эшләгәч, күнеккән идем. Шуңа бу эшне ташламадым, ул безнең гаилә шөгыленә әверелде, – дип аңлатты Әхнәф абый.

Аның бал кортларын үз итүе сөйләмендә үк чагылып тора. Ул эшнең үзенчәлекләре, нечкә билләр турында сәгатьләр буена бик тәмләп сөйли ала. Шуңа, күрәсең, Ринат та бу шөгыльне якын иткән. Бу һөнәр буенча укымаса да, бәләкәйдән кортлар арасында үскән егетнең умартачылык тәҗрибәсе бай икәнлеге сизелеп тора. Ә иң мөһиме – аңа бу шөгыль ошый. Шәһәрдән кайтканда 40 баш умарта булса, бүген инде аларның санын 150гә җиткергән егетнең киләчәктә эшчәнлекне тагын да киңәйтү теләге бар.

– Умарталар санын төгәл генә әйтеп тә булмый: кайсыбер елны азаеп та китәләр, кайсыбер елны күбрәк булалар, – ди Ринат.

Бу кадәр умартаны карау өчен шактый көч һәм вакыт кирәк. Әти-әни, туганнар ярдәм итә, кайсыбер чакта өстәмә ярдәмчеләр дә чакырырга туры килә, ди ул. Ни дисәң дә, 150 умартаны кирәкле урынга күчерү, илтү, алып кайту җиңел хезмәт түгел. Шуңа сезон вакытында кирәк чакта авылдашлары да ярдәмгә килә.

– Кышын инде җәйгә әзерләнәбез. Рамнар эшлибез. Умартачылык продукциясен эшкәртәбез. Алары инде әлегә күп түгел, күбрәк үзебез өчен эшлибез, – дип бәян итте Ринат Әхнәф улы.

Бал алу – бер хезмәт булса, бүген аны сата белү дә кирәк.

– Әлегә күбрәк “сарафан радиосы” аша сатабыз, туганнар сатыша. Бик сирәк кенә ярминкәләргә чыгабыз. Киләчәктә базарга чыгу турында уйлар бар, – дип планнары белән уртаклашты белгеч.

Кортларны үрчетү, умарталарны карау, бал алуда традицион, күп еллар сыналган алымнарга өстенлек бирә Зәйдуллиннар. Кортлар да “үзебезнекеләр генә”, диде алар.

– Үзебезнең кортлар тырышлар, чирләргә дә бик бирешеп бармыйлар. Әлбәттә, аларны да чирләрдән саклау чаралары кирәк. Әмма алар кышны яхшы чыга. Җәй буе тырышып эшләп, безне тәмле һәм файдалы бал белән сөендерәләр, – ди умартачы гаилә.

Әйткәндәй, Ринат гаиләсе белән Дүртөйле шәһәрендә тора. Авылда мәктәп юк, ә уллары – укучылар: Нур – 2нче сыйныфта, Таһир 1нчедә укый. Шуңа көн саен иртән улларын мәктәпкә озаталар да, тормыш иптәше белән Урман-Астына килеп җитәләр. Икесенең дә эш урыннары монда: Ринат умарталар янына ашыкса, Ленара авылдагы медпунктта фельдшер булып эшли. Ул Туймазы медколледжын тәмамлаган. Ә ял көннәрендә инде гаилә белән килеп эшлиләр. Малайлар инде күптән бал кортларына ияләшкән. Алар да, әтиләре кебек, умарталар арасында, бал кортларының тырышлыгын күреп үсәләр.

 Әйе, өстәлеңдә бал булсын дисәң, үзеңә дә бал корты кебек тырышып эшләргә кирәк, ә инде умартачылыктан табыш та алам дисәң, икеләтә тырышлык кирәк. Һәм авылларда мондый яшьләр булуы – сөенечле.

Шунысын да әйтергә кирәк, Ринат Зәйдуллин – республикада үткән авыл яшьләре форумында катнашучыларның берсе. Исегезгә төшерәбез: 18 февральдә Уфада вузара студентлар кампусында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Киләчәк командасы” авыл яшьләре форумында катнашучылар белән очрашты. Бу чарага агросәнәгать өлкәсендә эшләүче яшь белгечләр һәм авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча белем алучы студентлар җыелды.

– Бик файдалы очрашу булды ул. Шәхсән үзем өчен күп кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат алдым. Радий Фәрит улы бер сорауны да җавапсыз калдырмады. Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов та чыгыш ясады. Бүген авыл хуҗалыгын үстерүгә игътибар бар. Аеруча соңгы елларда, дөньяда барган үзгәрешләр нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгын үстерү өстенлекле юнәлеш булып тора. Форумда авыл хуҗалыгы тармагында федераль һәм республика дәрәҗәсендә, яшьләр өчен нинди программалар бар икәнлеге турында сөйләделәр. Әгәр яшьләрнең эшләргә теләге булса, программалар күп. Алар белән файдаланып карарга кирәк дип уйлыйм. Үзем “Агростартап” программасында катнашып карарга иде. Грант булса, умартачылыкта эшне бераз механикалаштыру, автоматлаштыру теләге бар. Заманча мөмкинлекләр булу эшне җиңеләйтәчәк, – диде әңгәмәдәшем.

Әйткәндәй, авыл хуҗалыгын үстерергә теләүчеләр, җир кадерен белүчеләр быел 18-21 март көннәрендә Уфада “Экспо” күргәзмә комплексына “АгроКомплекс-2025” чарасына Агросәнәгать форумына  җыелачак. Бу күргәзмә Русиядән генә түгел, бөтен дөньядан килгән авыл хуҗалыгы белгечләре белән элемтәләр урнаштыру өчен менә дигән мөмкинлек булачак. Форумның эшлекле программасы бик бай. Катнашучылар агросәнәгатьнең төп юнәлешләре буенча сөйләшәчәкләр, ил агрокомплексы өчен ясалма интеллект һәм цифрлы инновацияләр кертү, үсемлекләрне яклау чараларын куллану, җирләрне мелиорацияләү, үзебезнең кошчылык казанышлары, шулай ук хәләл продукция базарын үстерү перспективалары, авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләү һәм башка көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышулар көтелә.

 #АгроВкомплексе, #АПКмоимиглазами

Зәйдуллиннар гаиләсе.
"Әти-әни, туганнар – иң зур ярдәмчеләребез", – ди Ринат.
Абыйсының улы Денис белән.
Кортлар әле кышкы ялда.
Зәйдуллиннар гаиләсе.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас