Икътисад
27 февраль 2025, 08:35

Акчалар — саллы ярдәм!

Ярдәм булганга республикада эшкуарлык үсештә.

Акчалар — саллы ярдәм!Акчалар — саллы ярдәм!
Акчалар — саллы ярдәм!

Соңгы елларда республикада эшкуарлар саны сизелерлек дәрәҗәдә артты. Һәм бу яхшы аңлашыла да: урта һәм кече эшкуарлыкка дәүләт зур игътибар бүлә. Алар аякка басып, уңышлы эшләп китсен өчен дәүләт субсидияләре, грантлар, кыскасы, төрле матди ярдәмнәр күрсәтелә. Шуңа да аларның саны арта. Мәсәлән, 2024 елда Башкортстанда урта һәм кече эшкуарлык субъектлары саны 142 меңгә якынайган. Бу — 2023 ел белән чагыштырганда 4,3 процентка күбрәк. Урта эшкуарлык предприятиеләре саны 7,5 процентка артса, үзмәшгульләр саны 41,3 процентка күбәеп, аларның саны 263 мең кешегә җиткән.

Башкортстан социаль эшкуарлыкны үстерү буенча Русиядә алдынгы урыннарда бара. 2024 елга аларның саны 618-гә җиткән. 2021—2024 елларда БР  Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган эшкуарларның проектларына гомум 203 млн. сумга 433 грант бүлгән. Гомумән, республикада кече эшкуарлык өлкәсендә 593,3 мең кеше эшли. Бу исә милли проект күрсәткечен 20 процентка үтеп китә. Алар республика бюджетына 22 млрд. сум күләмендә салым түләгәннәр.

Урта һәм кече эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү өчен 1 млрд. сум бүленгән һәм шуның 445 млн. сумы «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектын гамәлгә ашыругә юнәлтелгән. 485 кече эшкуарлык предприятиеләре һәм 28 үзмәшгуль субсидияләр алган. Төбәк учреждениеләре 658 эшкуарга 3,2 млрд. сум күләмендә финанс ярдәм күрсәткән. Кече һәм урта эшкуарлык платформасы аша рәсмиләштерелгән займнар саны буенча безнең микрокредит оешмасы  Русиядә беренче урынны алган. Болардан тыш, «Минем эшкуарлык» үзәге эшкуарларга финанс булмаган мөһим ярдәмнәр күрсәтә.

Әйткәндәй, эшкуарлык өлкәсендә эшләүчеләр дәүләт ярдәмен үзләрендә яхшы тоялармы? Бу сорауны эшкуар һәм Нефтекама шәһәр советы депутаты Владимир БЕЛОГЛАЗОВка бирдек. Эшкуар 18 яшеннән алып халыкка көнкүреш хезмәте: оргтехника хезмәтләндерү, катриджларны тутыру, полиграфия хезмәтләре күрсәтү белән шөгыльләнә.  Владимир Викторович шәһәр советында рәттән өченче чакырылышта эшли. Ул социаль-гуманитар комиссия рәисе, мәрхәмәтлелек белән шөгыльләнә.  Эшкуар һәм депутат 14 ел инде инвалид һәм опека бүлеге балаларын Яңа ел бәйрәме белән котлый.  Җәмәгатьчелек башлангычларында военкоматка МХОга китүче контрактчыларга документлар рәсмиләштерү белән булыша.  Шулай итеп, үзе теләп МХОга китүче 1100 кешегә ярдәм иткән.

—Сез үзегез нинди ярдәмнән файдаландыгыз? Алар сезгә эшегезне үстерүдә ярдәм иттеме?

—Мин БР Микрофинанслау үзәгеннән түбән процент белән өч тапкыр займ алдым. Ике займны бина сатып алуга тотындым, берсен — кирәкле чыганаклар өчен.

—Сезнең карашка, эшкуарга дәүләттән ныграк нинди ярдәм кирәк?

—Иң мөһиме — финанслау. Үз эшен ачарга теләүче 350 мең сум ала ала. Әгәр кеше мәшгульлек үзәгендә исәптә торса, ул эшсез буларак үз эшен үстерүгә 200 мең сумга исәп тота ала.  Әлбәттә, бу акчалар — саллы ярдәм.  Ә инде үз эшен ачып эшләүче эшкуарлар ныграк ташламалы кредит белән кызыксыналар . Банклар еллык 22 процент белән заем бирәләр, ташламалы кредит исә 8 процент күләмендә, чынбарлыкта исә 6 процент килеп чыга.  Әлбәттә, бу — бик сизелерлек ярдәм.

—Сезгә бизнес-шерифлар ярдәме тидеме?

—Әйе, алар белән аралашабыз, ярдәм итәләр. Төп эшчәнлегемнән тыш, мин гомум туклану һәм юл ремонтлары эшләренә бәйле проектларымны үстерә башладым.

—«Минем эшкуарлык» үзәгенә мөрәҗәгать иттегезме?

—Әлбәттә, анда миңа микрозайм рәсмиләштерергә булыштылар.

—Үз эшләрен башлаучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?

-Аларның эшләре уң барсын дип телисем килә. Яраткан эшләре белән шөгыльләнсеннәр һәм һәрвакытта укысыннар. Белемнәрен камилләштереп торсыннар. Мин үзем Нефтекама машина төзүчеләр техникумын, аннан соң БДУны тәмамладым. Белемемне камиләштерүне әле булса дәвам итәм: БАГСУның магистрлар программасы буенча укыйм. Шуңа күрә мин һәрвакытта да: «Укырга, укырга һәм укырга» димен.

Фото: moscow.er.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас