Хезмәт хаклары үсеше һәм югары процент ставкалары фонында 2024 елда кертемнәр динамикасы рекордлы булып чыкты.
Шулай ук бу күренешкә кредитлар буенча югары ставкалар, шул исәптән ипотека буенча да йогынты ясаган: хәзер банктан бурычка алуга караганда, счетта акча җыю җиңелрәк. Русия банкларында халыкның кертемнәре күләме (эскроу счетларындагы акчаларны исәпкә алып) былтыр 12,7 трлн сумга арткан һәм ел ахырына 63,4 трлн сум тәшкил иткән. Процент чагылышында кертемнәр 25,1 процентка арткан. Банкларда иң күп акчаны мәскәүлеләр саклый: башкаланың һәр кешесенә уртача 1 746 400 сум туры килә, ләбаса! Мәскәү артыннан Санкт-Петербург бара (821 000 сум), ә аның артыннан – классика буенча төньяк төбәкләр.
Фото: sobaka.ru.