Икътисад
18 гыйнвар 2025, 01:00

Башкортстанда ел башыннан кайбер продуктлар кыйммәтләнде

Федераль статистика хезмәтенең республика бүлеге беренче гыйнвардан 13 гыйнварга кадәрге чорда кайбер төр товарларга бәяләр мониторингы мәгълүматларын бастырып чыгарды.

Башкортстанда ел башыннан кайбер продуктлар кыйммәтләндеБашкортстанда ел башыннан кайбер продуктлар кыйммәтләнде
Башкортстанда ел башыннан кайбер продуктлар кыйммәтләнде

Башстат хисабы нигезендә, бу чорда азык-төлек товарларыннан кәбестә (2,83%), кыяр (2,33%), йомырка (1,48%), балалар җиләк-җимеш консервалары (1,44%) аеруча кыйммәтләнгән.

Алмага (0,7%), тавыкка (0,62%) бәяләр уртача күтәрелде.

Кайбер продуктларга бу чорда бәяләр, киресенчә, кимеде. Барыннан да бигрәк помидорлар (1,21%), балалар туклануы өчен коры сөт катнашмалары (1,04%) һәм көнбагыш мае (0,91%) арзанайган.

Тулы исемлек белән Башстат сайтында танышырга була. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тикшеренү сайлап алу мониторингы нигезендә үткәрелгән һәм товарның конкрет төренә яки нинди дә булса төренә бәяләр динамикасын чагылдырмый.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: sobaka.ru.

Башкортстанда ел башыннан кайбер продуктлар кыйммәтләнде
Башкортстанда ел башыннан кайбер продуктлар кыйммәтләнде
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас