Икътисад
11 гыйнвар 2025, 16:34

Лифтыгыз бик нык искеме?

Һич тә борчылмагыз! Быел Башкортстанда барлык искергән лифтларны алыштырачаклар

Лифтыгыз бик нык искеме?Лифтыгыз бик нык искеме?
Лифтыгыз бик нык искеме?

Агымдагы елда Башкортстанда эксплуатация срогы чыккан күп фатирлы йортларда барлык лифтлар алыштырылачак, дип хәбәр итә БР капиталь ремонт фонды. Барлыгы 231 йортта 620 лифт яңарачак икән.

Лифт кабинасын һәм күтәрү җиһазларын эксплуатацияләү срогы 25 елга билгеләнгән, шуннан соң алар алыштырылырга тиеш. Әмма 1990-2000 еллар чорын финанслау җитмәү сәбәпле, бу нормативлар еш кына үтәлмәгән. Яңа лифтлар куркынычсызлык һәм уңайлылык таләпләренә җавап бирә торган заманча булачак.

Быелгы пландагы лифтларның бер өлешен, атап әйткәндә - 23 йорттагы 78 кабинаны узган елда ук алыштырганнар. Бу алмаштыру планын графиктан алда үтәргә мөмкинлек бирәчәк, диләр җаваплы затлар.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы.

Лифтыгыз бик нык искеме?
Лифтыгыз бик нык искеме?
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас