“Алга” махсус икътисади зонасында яңа резидент теркәлгән. БР Хөкүмәте матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, Белоруссиянең 1АК-GROUP компаниясе аккумуляторлар җитештерү өчен сепараторлар чыгару буенча завод төзиячәк. Инвестпроектның бәясе 2,1 млрд сум дип бәяләнә, предприятиедә 80 яңа эш урыны булдырылачак.
Инвестор мәйданчыкны сайлап алуда һәм резидентлыкка гариза бирү өчен документлар пакетын формалаштыруда ярдәм алды.
Заводны Стәрлетамак районында махсус икътисади зонаның өченче мәйданчыгында төзиячәкләр. Җитештерү комплексының мәйданы якынча 10 мең кв. метр тәшкил итәчәк. Җитештерүне 2026 елда эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
1АК-GROUP компаниясе “Алга”ның 24нче резиденты булды. Резидентларның игълан ителгән инвестицияләренең гомуми күләме бүгенге көнгә 62,4 млрд сум тәшкил итә. Аларның проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча МИЗда өч меңнән артык яңа эш урыны булдырылачак.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның декабрендә Русия Икътисади үсеш министрлыгы кластерлар, технопарклар ассоциациясе һәм Русиянең махсус икътисади зоналары белән берлектә махсус икътисади зоналарның инвестицион җәлеп итүчәнлегенең VIII илкүләм рейтингына йомгак ясады, аның нигезендә “Алга” зонасы рейтингта җиденче урынны алды, бер ел эчендә бер урынга күтәрелде. Моннан тыш, экспертлар “Алга” махсус икътисади зонасына “Тотрыклы үсеш” махсус номинациясендә беренчелекне бирделәр.
Чыганак: bashinform.ru