Икътисад
19 декабрь 2024, 14:14

Путин агымдагы елның уңышы турында сөйләде

Узган елны Русиядә бөртеклеләр уңышы 148 миллион тонна тәшкил итте, быел исә 130 миллион булачак, дип белдерде ил Президенты Владимир Путин туры элемтә линиясе барышында. 

Путин агымдагы елның уңышы турында сөйләдеПутин агымдагы елның уңышы турында сөйләде
Путин агымдагы елның уңышы турында сөйләде

"Безне авыл хуҗалыгында барган хәлләр сөендерми кала алмый. Бу РФ икътисадында төп тармакларның берсе", - диде Путин.

Аның сүзләренчә, икътисадның бу сегменты яхшы темп белән үсә — елына өч процент. Дәүләт Башлыгы искәрткәнчә, 1986 елда СССР 35 миллион тонна бөртекле ашлык сатып алган. Ә 2023 елда Россия 66 миллион тонна экспортлаган.

"Бу мөмкин түгел кебек тоела, ләкин бу чын-чынлап шулай, - диде Президент. - Без дөнья базарына азык-төлекнең иң эре өч экспортеры исәбенә керәбез. Ә бодай буенча гомумән беренче урында торабыз".

Шул ук вакытта ул сөт һәм җиләк-җимеш-яшелчә продукциясе белән проблемалар барлыгын таныды. Моннан тыш, иң мөһим проблемаларның берсе — авылларда социаль мәсьәләләр торышы: торак, мәдәният, мәгариф.

Путин шулай ук илнең кайбер төбәкләрендә атланмайга бәяләр үсеше проблемасы турында билгеле булуын белдерде. Моның сәбәбе, ил җитәкчесе фикеренчә, ит һәм сөт куллануның артуы. Әмма продуктлар җитештерү алай ук тиз темплар белән үсми.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: "Башинформ".

Путин агымдагы елның уңышы турында сөйләде
Путин агымдагы елның уңышы турында сөйләде
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас