Милекләренә дә арест салынган.
Башкортстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауга кертемнәрне түләмәүчеләр белән актив рәвештә суд-дәгъва эше алып барыла. 2024 елда судларга гомуми суммасы 240 млн сум тирәсе булган 16 000 гариза бирелгән, дип хәбәр итә БР Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы.
Башкарма производстволар буенча суд приставлары тарафыннан 4710 бурычлыга карата Русиядән чыгуга вакытлыча чикләүләр турында Карар кабул ителде, 4059 бурычлыга автотранспорт теркәү тыелды. 6652 бурычлыга күчемсез милекне теркәү тыелган, 487 кешенең милкенә арест салынган.
Фото: Башинформ.