Икътисад
12 декабрь 2024, 08:26

Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә ярдәм күрсәтеләчәк

Башкортстан оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә эшчеләрне укыту өчен якынча 500 млн сум бирәчәк.

Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә ярдәм күрсәтеләчәкОборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә ярдәм күрсәтеләчәк
Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә ярдәм күрсәтеләчәк

Башкортстан Хөкүмәте комплекслы кадрлар программасын формалаштыра. Ул мәгариф учреждениеләрендә бюджет урыннарын предприятиеләр ихтыяҗлары белән үзара бәйләнештә 2 меңгә арттыруны күздә тотачак, дип сөйләде Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры вазифаларын башкаручы Андрей Назаров бүген республика Дәүләт җыенының пленар утырышында.

"Мәшгульлек хезмәтләрен масштаблы модернизацияләүне тәмамлыйбыз. Киләсе елдан халыкны эш белән тәэмин итүнең яңартылган 69 үзәге эшли башлаячак. Алдагы өч елда оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә 8 меңнән артык хезмәткәрне укыту өчен ярты миллиард сумга якын субсидия бирәчәкбез.

«Башкорт вахтасы» проекты кысаларында төбәктән читтә эшләүче халкыбызны республика предприятиеләренә эшкә урнаштыруны арттырырга планлаштырабыз.

Шулай ук социаль һәм хезмәт интеграциясенең мультиүзәген ачачакбыз. Аның кысаларында кимендә 500 инвалидны һөнәри укыту һәм эшкә урнаштыруда ярдәм итәчәкбез", - диде Андрей Назаров.

 

"Башинформ" буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: "Башинформ".

Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә ярдәм күрсәтеләчәк
Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә ярдәм күрсәтеләчәк
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас