Бүген, 12 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Дәүләт Җыелышы – Корылтайга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итә.
Башкортстан Башлыгы 2030 елга тулаем төбәк продукты күләмен 4 трлн сумга җиткерергә кушты.
Бүгенге көндә нәкъ менә икътисади фронт – махсус хәрби операциянең уңышы, милли максатларга ирешү өчен иң мөһимнәрнең берсе, дип белдерде Радий Хәбиров.
– Безнең бурыч – 2030 елга тулаем төбәк продукты күләмен 4 трлн сумга җиткерү. Республика лаеклы рәвештә Милли инвестицион рейтингта лидерлар рәтенә керә. Агымдагы елның 9 аенда бездә инвестицияләр чирек күләмгә (24,7 процентка) артты. Мондый югары базаны исәпкә алганда, киләсе елда күрсәткечләрнең кимүенә юл куярга ярамый, – диде төбәк җитәкчесе.
Республикада бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудырылган, дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү тәртибе гадиләштерелгән.
– Җир тик торырга түгел, ә ышанычлы инвесторларга, икътисадка, ахыр чиктә республикага нәтиҗәле эшләргә тиеш. 2030 елга инвестицияләр күләмен 1,25 трлн сумга җиткерү бурычын куям, – диде Радий Хәбиров. –Премьер-министрның һәр урынбасарыннан инвестицияләр җәлеп итү буенча системалы эш төзүләрен, анык тәкъдимнәр әзерләүләрен сорыйм.