Делегация Үзбәкстанга икътисадны үстерү мөмкинлекләрен өйрәнү, эшлекле элемтәләр урнаштыру һәм авыл хуҗалыгы, сәнәгать, сәүдә, инвестицияләр һәм экспорт кебек тармакларда хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу өчен китте.
Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры вазыйфаларын башкаручы Маргарита Болычева әйтүенчә, Үзбәкстан – Башкортстанның мөһим сәүдә-икътисадый партнеры.
Делегация составына Башкортстан Республикасы Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрының беренче урынбасары Лена Изотова, Русиянең Үзбәкстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан Республикасы вәкиле Азат Аскаров, Башкортстан Республикасы экспортны яклау үзәге директоры Татьяна Изотова һәм республиканың алты предприятие җитәкчеләре керде.
Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгында билгеләп үтүләренчә, бизнес-миссиядә катнашучы барлык компанияләр Үзбәкстан ягы белән үзара диалогка һәм хезмәттәшлекне җайга салуга әзер.