Югары җитештерү күрсәткечләре һәм Русиянең авиация двигатель төзелеше үсешенә зур өлеш керткән өчен Берләштерелгән двигательләр төзү корпорациясе – Уфа моторлар төзү заводы коллективы Александр Невский ордены белән бүләкләнде. Бу хактагы указга Русия Президенты Владимир Путин 8 декабрьдә кул куйган.
Александр Невский ордены – ул Русия империясе һәм Советлар Союзының бүләкләү системаларында кайбер үзгәрешләр белән булган бердәнбер бүләк.
Заводның тагын ничә ордены бар?
1936 ел – Ленин ордены – М-100 моторын сериягә керткән өчен;
1945 ел — Кызыл Байрак ордены — авиация моторлары җитештерү буенча Хөкүмәт йөкләмәләрен үрнәкле итеп үтәгәне өчен;
1971 ел — Ленин ордены – бишьеллык планны үтәгән һәм яңа техника – автомобиль моторлары җитештерүне – оештыру өчен.
Шулай ук Ленин ордены белән 1943 елда 26нчы завод составында эшләгән һәм Владимир Климов җитәкләгән тәҗрибә-конструкторлык бюросы коллективы бүләкләнгән булган.
Чыганак: vk.com/team_umpo