6 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында Уфага Халыкара бизнес атналыгы чараларында катнашу өчен килгән Русия экспорт үзәге генераль директоры Вероника Никишина белән очрашты.
Көн тәртибендә – республика продукциясен экспортка чыгаруны оештыру һәм киңәйтү белән хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре.
Вероника Никишина әйтүенчә, Башкортостан республика товарларын тышкы базарларга чыгаруда уңышлар күрсәтә.
– Башкортстан – экспортта иң актив төбәкләрнең берсе. Урындагы компанияләр 75 ил партнерлары белән хезмәттәшлек итә. Халыкара хезмәттәшлекне үстерү ачкычлары Мәскәүдә генә түгел, ә тоташ Русиядә, субъектлар җитәкчелеге кулында, – диде Вероника Никишина.
Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, экспортны уңышлы үстерү актив тышкы икътисади эшчәнлек, күп кенә кыенлыкларны җиңеп чыгу һәм Русия экспорт үзәге кебек төп партнерлар белән тыгыз хезмәттәшлек итүне таләп итә.
– Әгәр тышкы икътисади эшчәнлек белән шөгыльләнмәсәк, уңыш булмаячак икәнлеген аңлыйбыз. Товарларны төбәк һәм ил эчендә генә этәрү түгел, ә чит илләргә дә чыгарга кирәк, – диде Радий Хәбиров. – 2025 елга безнең бурыч – бу юнәлешне алга таба үстерү, яңа партнерлар эзләү.