Халыкара бизнес атналыгында логистика, экспорт, импорт һәм креатив туризм үсеше перспективалары турында фикер алыштылар.
Уфада XVII Халыкара бизнес атналыгында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазифаларын башкаручы, Евразия һәм Африка халыклары ассамблеясенең төбәк вәкиллеге җитәкчесе Андрей Назаров рәислегендә тематик эшлекле иртәнге аш узды. Чара бизнес вәкилләрен, халыкара экспертларны һәм дәүләт структураларын логистика, туризмда инновацияләр һәм тышкы икътисади эшчәнлекне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуга җыйды.
Эшлекле иртәнге ашта катнашучыларга сәламләү сүзен Евразия һәм Африка халыклары ассамблеясе Генераль секретаре Андрей Бельянинов юллады, анда ул Ассамблеяның төбәк вәкиллеге эшенең нәтиҗәлелеген һәм Башкортстанның логистик элемтәләрне үстерүдәге уңышларын ассызыклады.
Андрей Назаров әйтүенчә, логистика һәм креатив туризм төбәк икътисады үсешенең локомотивлары булып тора.
– Безнең республиканың төп өстенлекләренең берсе – Азия һәм Европа киселешендә урнашуы. Шул ук вакытта Башкортстан автомобиль юллары челтәре озынлыгы буенча илдә икенче урында тора. Аның гомум озынлыгы – 50 мең километрдан артык. Моннан тыш, безнең территория буенча 3 мең километрдан артык тимер юл уза. Ел саен йөк ташу күләме 30 млн тоннадан артып китә, – дип сөйләде Премьер-министр вазифаларын башкаручы. – Логистика өлешендә товарларны транспортлау гына түгел, саклау да мөһим. Бүгенге көндә республикада склад биналарының гомум мәйданы 330 мең кв. метрдан артып китә. Шул ук вакытта без монда да даими рәвештә үсәбез. Яңа эре ритейлерларны эзлибез, көчебезне логистика секторын үстерүгә юнәлтәбез.
Ул шулай ук регионның тышкы икътисади эшчәнлеге дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, дип өстәде.