Беларусь республикасының икътисад министры Юрий Чеботарь җитәкчелегендәге делегациясе Башкортстанның фәнни инфраструктурасы белән танышты. Кунаклар арасында шулай ук “Белнефтехим” концерны рәисе урынбасары Владимир Сизов, Белоруссия сәүдә-сәгәгать палатасы рәисе урынбасары Елена Малиновская, Беларусьта РФ Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан вәкиле Константин Климин булды. Делегациядә катнашучылар Уфа Фән һәм технологияләр университетында, шулай ук Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусы лабораториясендә булдылар.
–Беларусь коллегаларыбыз кампус мәйданчыгында фән һәм индустриянең тыгыз элемтәләрен күрделәр. Делегацияне инновацион потенциал һәм галимнәр өчен дә, предприятиеләр өчен дә ачыла торган перспективалар таң калдырды. Эш сәфәре йомгаклары буенча кампус резидентлары – Евразия фәнни-мәгариф үзәгендә катнашучылар эшләнмәләре өлешендә республикалар арасында өстәмә хезмәттәшлек тәрәзәсе ачылды, – дип билгеләп үтте Константин Климин.
“Акыллы” киемнәрне 3D-проектлау проектлары, вакыт узу белән кешенең үз тукымалары белән алмаштырыла торган перспективалы материаллардан медицина имплантлары булдыру, техник киндер һәм авиатөзелеш өлкәсендә технологияләр җитештерү буенча эшләнмәләр кунакларда аеруча кызыксыну уятты.
– Евразия фәнни-мәгариф үзәге – фән һәм технологияләрнең баш интеграторы. Югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусы – төбәкнең фәнни инфраструктурасының төп объектларының берсе. Без кампус республиканың химия, генетика, ясалма интеллект һәм башка юнәлешләр өлкәсендә фәнни-технологик потенциалы зур булуын күрәчәк эре компанияләр, корпорацияләрнең төп керү ноктасы булсын өчен эшлибез, – диде БР фәнни-мәгариф үзәгенең идарәче компаниясе директоры Наталия Латыйпова.
Чыганак: pravitelstvorb.ru