Уфада VI Ялта халыкара икътисади форумы эшли башлады. Халыкара бизнес атналыгының өченче көне аңа багышланган. Ялта халыкара икътисади форумы хезмәттәшлеккә, туризм, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать кебек икътисадның төп тармакларын үстерүгә бәйле икътисади һәм инвестицион мәсьәләләрне тикшерүгә багышланган.
Эшлекле программа халыкара экспертлар форумыннан башланачак. Катнашучылар шулай ук Азов буеның тотрыклы үсеше стратегиясе һәм санкцион киртәләрне җиңү мөмкинлекләре турында фикер алышачаклар, сәнәгать үсешенең яңа нокталарын өйрәнәчәкләр. Аерым секцияләр төзелеш тармагына, шифаханә-курорт туризмын, халык-сәнгать кәсепләрен үстерүгә, Кырымның шәраб хуҗалыгы базарларын үзләштерүгә багышланган. Белгечләр яңа сәүдә маршрутлары һәм Көньяк диңгез капкаларының роле турында сөйләшәчәк. Кырымның Русия составында 10 ел булуына нәтиҗә ясалачак.
Форумның төп вакыйгасы “МИН – БЕЗ – күпполярлы дөнья. Яңа икътисади чынбарлык" пленар утырышы булачак.
- Бу икътисади һәм сәяси көн тәртибендәге әһәмиятле вакыйга. Форумда Русиянең күп кенә төбәкләре вәкилләре генә түгел, чит ил кунакларыбыз да катнаша. Ялта халыкара икътисади форумын уздыру факты үзе илебезне изоляцияләү омтылышларының тулысынча уңышсызбулып чыгуыны тагын бер кат дәлилли. Быел форумның мәйданчыгы Уфа булуында аерым бер символизм бар. Башкортстан Республикасы – Русиянең алдынгы төбәкләренең берсе. Без Башкортстандагы агай-энеләребезгә Кырымга күрсәткән зур ярдәмнәре өчен рәхмәтле, – ди Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов.
Чыганак: ibw-bashkortostan.com