Барлык яңалыклар
Икътисад
5 декабрь , 14:39

Уфада Бизнес атнасында 22 миллиард сумлык килешү төзелгән

Уфада Бизнес атнасында 22 миллиард сумлык килешү төзелгән
Уфада Бизнес атнасында 22 миллиард сумлык килешү төзелгән

 

Халыкара бизнес атналыгы эшенең беренче көнендә үк Уфада 22 млрд сумлык килешү имзаланды, дип хәбәр итә форумның матбугат хезмәте.

Килешүгә республиканың эшкуарлык һәм туризм министрлыгы һәм «Дүрт сезон-ЖСИ»төзелеш компаниясе кул куйды. Туристлык инфраструктурасын үстерү өлкәсендәге проектта 10 млрд сум инвестицияләр каралган. Бу министрлык һәм «Лапландия-отдых» компаниясенең 6,35 млрд сумлык башка килешүе шулай ук туристлык тармагы белән бәйле. Ул яңа ял объектларын булдыруны һәм төбәкнең туристлык инфраструктурасын яхшыртуны үз эченә ала. Республика Хөкүмәте һәм «Башкирский бройлер» компаниясе арасында инвестицион ниятләр турында килешү 2,3 млрд сумлык инвестицияләр кертүне күздә тота. Уфа вентилятор заводы белән 2,7 млрд сумлык инвестицияләрне яклау һәм бүләкләү турындагы килешү сәнәгать секторы үсешенә ярдәм итәчәк. Исегезгә төшерәбез, Халыкара Бизнес Атнасы-2024 3 декабрьдән 6 декабрьгә кадәр Уфада уза. Быел МНБ дүрт тематик көн кысаларында икътисадта, экспортта, инновацияләрдә һәм инвестицияләрдә Башкортостан һәм Россиянең перспективалы үсеше мәсьәләләренә багышланды: кичә «эшмәкәрлек көне» булды, 4 декабрьдә – «X Гомумроссия юридик форумы», 5 декабрьдә – «Ялта халыкара икътисадый форумы», 6 декабрьдә – «Халыкара бизнес атналыгы».

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: