Барлык яңалыклар
Икътисад
5 декабрь 2024, 18:51

Марат Хөснуллин: "Госуслуги.Дом" кушымтасын 7 миллионнан артык кеше куллана

Президент башлангычы белән коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту өчен торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен цифрлы үзгәртеп кору буенча комплекслы эш алып барыла. Бу башлангыч кысаларында төзелеш министрлыгы цифрлы икътисад министрлыгы белән бергә торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасы (ГИС) мәгълүматлары нигезендә эшли  торган һәм торак-коммуналь өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү процессын гадиләштерүче, барлык хезмәтләрне бер урында күрсәтүче “Госуслуги.Дом” мобиль кушымтасын кертә.  Бу хакта хөкүмәт рәисе урынбасары Марат Хөснуллин хәбәр итте.

– Без төзелештә цифрлы карарларны актив кертергә тырышабыз һәм параллель рәвештә аларны торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дә үстерәбез. Тармакның барлык диярлек  катнашучылары да ГИС  ТКХ системасында мәгълүматлар тутыруны күзәтә, бу гражданнарга “Госуслуги.Дом”  мобиль кушымтасының дөрес мәгълүматын куллануны  җиңеләйтә. Инде 7 миллионнан артык кулланучы бу кушымтаны йөкләгән. Шул ук вакытта ТКХ ГИС цифрлы сервисларын гражданнар гына түгел, власть органнары да уңышлы файдалана. Бу өлкәдә цифрлаштыру, якындагы берничә елга торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен модернизацияләү планнарын исәпкә алып, чыннан да мөһим, – диде Марат Хөснуллин.

Вице-премьер аңлатканча, кушымта фатир хуҗалары өчен каралган. Ул счетчиклар күрсәткечләрен тапшырырга, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә һәм заявкалар җибәрергә мөмкинлек бирә. Кулланучылар милекчеләр җыелышларында тавыш бирүләрдә катнаша, капиталь ремонт планнары белән таныша һәм идарәче компаниянең хисапларын күзәтә ала. Шулай ук счетчикларны тикшерүгә заказ бирү һәм фатирны страховкалауны рәсмиләштерү мөмкинлеге дә бар.

Башкортстан территориясендә кушымтаны кулланучылар саны 210 меңнән артып китә. Бер ел эчендә фатир хуҗалары идарәче оешмаларга 140 меңнән артык индивидуаль һәм 2550 коллектив гариза биргән, 190 меңнән артык тапкыр исәпкә алу приборлары күрсәткечләре тапшырылган һәм 285 меңнән артык торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү башкарылган.

“Госуслуги.Дом " кушымталарының барлык популяр кибетләрендә дә  сатып алырга мөмкин: RuStore, AppStore, GooglePlay һәм AppGallery. 

Чыганак: bash.news

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: