Уфада X Гомумрусия Юридик Форумында катнашучылар бизнес мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте турында фикер алыштылар.
Башкортстан Республикасы Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры урынбасары Светлана Верещагина сүзләренчә, бу процесс эквилибристиканы хәтерләтә – җәмгыятьнең хәвефсезлек дәрәҗәсе һәм бизнеска оптималь административ йөкләнеш арасында өзлексез баланс эзләү. 14 ел элек Русиядә җайга салу йогынтысын бәяләү институты булдырылды.Бер елдан соң мөмкин булган чыгымнарны санау Башкортстанда сынау проекты сыйфатында кертелде. Шуннан бирле бизнес алып баруны регламентлаучы 1600дән артык закон проектына бәя бирелде. Уртача алганда, һәр бишенче проектта эшмәкәрләр өчен артык бурычлар һәм нигезсез чикләүләр табылган, алар оператив рәвештә бетерелгән.
Тулырак монда укый аласыз: Форум