Барлык яңалыклар
Икътисад
4 декабрь 2024, 11:38

Башкортстанда "Салымнар түләү төне" узды

Башкортстанда "Салымнар түләү төне" узды
Башкортстанда "Салымнар түләү төне" узды

Башкортстан Республикасының салым органнары салым түләргә өлгермәгәннәр өчен" милек салымнарын түләү төне" оештырылды.

2024 елның 2 декабрендә салым агентлары бюджетка салымны тотып калмаган һәм күчермәгән керемнәрдән физик затларның мөлкәт салымнарын һәм физик затларның керемнәренә салымны түләү срогы тәмамланды. Бу көнне төн уртасына кадәр салым түләүчеләргә, салым түләүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен, Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортостан Республикасы буенча Идарәсенә (+7 (347) 215-10-70, өстәмә 55-55) түләүсез кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин иде.

Шулай ук бу көнне төбәкнең барлык салым инспекцияләре салым түләүчеләрне 9:00 дән 20:00 гә кадәр озайтылган эш графигы буенча кабул итте.Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә "Физик затлар өчен шәхси кабинет" интерактив сервислары, шулай ук "ФЛ салымнары" мобиль кушымтасы аша салымнарны онлайн режимда түләү буенча консультатив ярдәм күрсәтелде.

Салымнарны өйдән чыкмыйча гына Русия Федераль салым хезмәтенең "Салым түләүченең шәхси кабинеты" электрон сервислары яки аның "ФЛ салымнары" мобиль версиясе ярдәмендә түләргә мөмкин. Кәгазьдән салым хәбәрнамәсе булган очракта салымнарны банкоматларда, банк бүлекчәләрендә яки Русия почтасында түләргә мөмкин.

Ә сез соңга калмадыгызмы? Салымнарны вакытында түлик, дуслар!

Чыганак: Башинформ. 

Фото: Налоги. ру

 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: