Икътисад
3 декабрь 2024, 14:51

"Уртача хезмәт хакы буенча беренче урыннарда түгелбез"

Радий Хәбиров хезмәт хакларына кагылышлы сорауга җавап бирде. 

Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

Бүген, 3 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкы белән “Туры элемтә” үткәрә.

Ул туры элемтә барышында соңгы ике елда төбәк буенча уртача хезмәт хакының кискен үсүе теркәлүен әйтте.

“Бу икътисадның, эшкәртү сәнәгатенең интенсив үсеше белән бәйле. Эшкәртү сәнәгате һәм „оборонка”  предприятиеләре 200 мең сумга кадәр хезмәт хакы булган вакансияләр тәкъдим итә. Төбәк буенча уртача хезмәт хакы 66 мең сум тирәсе тәшкил итә. Бездә табибларга, укытучыларга, мәдәният хезмәткәрләренә һәм башка белгечләргә ярдәм чаралары күп. Аллага шөкер, миграция сәясәте безнең файдага үзгәрде, китүгә караганда күбрәк кеше килә. Шунысы бик мөһим: яшьләрнең сальдосы да нык үзгәрде – башка субъектларга укырга китүчеләргә караганда безгә килүчеләр күбрәк. 11нче сыйныфны тәмамлаучыларның гомум саны белән бюджет урыннары саны туры килә диярлек. Һәр чыгарылыш укучысының бюджет урынына эләгү мөмкинлеге бар. Шул ук вакытта илнең башка төбәкләре арасында уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча без беренче рольләрдә түгел, 35-40нчы урын арасында барабыз. Шуңа күрә омтылыр урын бар. Безнең хезмәт хаклары киләчәктә дә үсәр дип уйлыйм”, – диде Радий Хәбиров.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас