Икътисад
3 декабрь 2024, 10:29

Сөт фермаларында - ясалма интеллект

Бу хакта "Халыкара бизнес атналыгы"нда сөйләштеләр.

Сөт фермаларында - ясалма интеллектСөт фермаларында - ясалма интеллект
Сөт фермаларында - ясалма интеллект

 

Уфа шәһәрендә үткән халыкара бизнес атнасының “Икътисад тармакларын цифрлаштыру” панель сессиясендә Башкортстан авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Илшат Фазрахманов сөт фермаларында ясалма интеллектка нигезләнгән идарә системасы турында сөйләде. Ул бу яңалык киләсе елда базарга чыгачак, ди.

  • Бүгенге көндә бөтен фермаларга да видеокүзәтү камералары куелды һәм һәр сыер күзәтү астында тора. Ясалма интеллект безнеке, әлегә аның исемен тапмадык. Ясалма интеллект һәр сыерның хәрәкәтенә карап аның нинди авыру белән авырый башлаганын хәбәр итә һәм ветеринарны кисәтә, - ди Илшат Фазрахманов.

Белгечләр дөньяда бу уңайдан билгеле булган бөтен ягын да өйрәнгән һәм аерым элементларны гына кулланган .Башкортстан интеллекты яктырту, һаваны сафландыру, санитар-эпидемиологик хәвефсезлекне дә контрольда тота.

  • Һәр фермерның телефонында 20 ләп прилоение бар, шулкадәр шәхси кабинет. Ул барсына да кереп бөтен эшне алып бара. Аларны белрәштерергә вакыт җитте, әйтик, “Госуслуги” аша мөмкин. – диде авыл хуҗалыгы министры.

Башкортстанның авыл хуҗалыгын гына түгел, бөтен сәнәгатьне санлаштыру алдында торуын Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры вазыйфасын башкаручы Геннадий Разумикин да раслады. Ул видеоконференцэлемтә режимындагы сессиядә катнашты һәм үз чыгышында төбәктә IT-тармакка ярдәм чараларына игътибар юнәлтте.

- 2022 елдан башлап төбәк компанияләре 350 миллион сум ташламалы кредит алды. Моннан тыш, сизелерлек ярдәм чарасы – бу компанияләргә үзебезнең IT-технологияләрне гамәлгә кертүгә бирелә торган төрле грантлар. Соңгы биш елда безнең компанияләр 400 миллион сум диярлек шундый грант алган дип әйтергә була, - дип сөйләде Геннадий Разумикин.

Чыганак: bw-bashkortostan.com

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас