Икътисад
2 декабрь 2024, 09:48

Сәүдә мөнәсәбәтләренә сизелерлек йогынты ясый

Уфада VI Ялта халыкара икътисади форумда гомум суммасы 30 млрд сумнан артык булган килешүләр имзаланачак.

 "VI Ялта халыкара икътисади форумы – ул, беренче чиратта, бизнес дигән сүз, өстәвенә  халыкара бизнес. Бу һәрвакыт эре контрактлар, миллиард сумлык килешүләр. “Кыю гына әйтә алам, Ялта форумы Русия икътисадын үзгәртеп кенә калмый, ул бөтен дөнья буйлап сәүдә мөнәсәбәтләренә сизелерлек йогынты ясый. Һәм хәзерге очрашу ким дигәндә масштаблы булырга тиеш", – дип саный Кырым Республикасы Министрлар советы рәисе урынбасары – Кырым Республикасының финанс министры Ирина Кивико. 

Имзаланган документлар нәтиҗәләре буенча Кырым Республикасы территориясендә биш ел эчендә бәясе 10 млрд сумга якын булган грандиоз туристлык-рекреацион комплексның беренче чираты төзеләчәк. Проектны гамәлгә ашыруның беренче этабында гына да 1200 берәмлек номер фонды, СПА-отель һәм профилакторий оештыру планлаштырыла.

Тагын бер проект – Судак шәһәрендә зур торак комплексы төзү. Инвестицияләр күләме 18 млрд сум. Янәшәдә, шул ук шәһәрдә, 4,2 млрд сумлык туристлык комплексы төзеләчәк. Шулкадәр үк диярлек инвестор шәһәр тибындагы Коктебель бистәсендә туристлык комплексын оештыруга кертергә җыена. Тагын 2 меморандум Кырымда гипсокартон һәм пластик эшләнмәләр җитештерүне күздә тота.

Кырым Республикасы территориясендә “Кырым Республикасын үстерү корпорациясе” җәмгыяте һәм “Симферополь девелопер компаниясе” җәмгыяте арасында инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча хезмәттәшлек турында килешү аерым карар булачак.

Чыганак: yalta-forum.com

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас