Икътисад
1 декабрь 2024, 13:02

Уфада Ялта Халыкара икътисадый форумы дөнья икътисады ландшафтын үзгәртә

5 декабрьдә Башкортстан башкаласында алтынчы Ялта Халыкара икътисадый форумы узачак. Башлыча Кырымда уздырылган әлеге масштаблы икътисадый форум быел Халыкара бизнес атналыгы кысаларында Уфага күчереләчәк. Мондый карар элегрәк республика Башлыклары Сергей Аксенов һәм Радий Хәбиров тарафыннан кабул ителгән иде.

Уфада Ялта Халыкара икътисадый форумы дөнья икътисады ландшафтын үзгәртәУфада Ялта Халыкара икътисадый форумы дөнья икътисады ландшафтын үзгәртә
Уфада Ялта Халыкара икътисадый форумы дөнья икътисады ландшафтын үзгәртә

"Ялта Халыкара икътисадый форумы — илебез территориясендәге иң зур конгресс вакыйгаларының берсе. Быел аны Европа һәм Азия кушылган урында урнашкан Уфа кабул итә. Декабрь башында, ел саен үткәрелә торган Халыкара бизнес атналыгы вакытында 90 илдән күпсанлы кунаклар көтәбез. Ышанам ки, экспертлар пулы һәм форумның актуаль көн тәртибе уңышлы эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга, яңа партнерлык мөнәсәбәтләрен формалаштырырга һәм илебез икътисады өчен кызыклы чишелешләр тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк", — диде Радий Фәрит улы.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: https://yalta-forum.com/News/233.

Уфада Ялта Халыкара икътисадый форумы дөнья икътисады ландшафтын үзгәртә
Уфада Ялта Халыкара икътисадый форумы дөнья икътисады ландшафтын үзгәртә
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас