Бу көннәрдә, атап әйткәндә, 28-30 ноябрьдә Уфада “ЭКСПО” күргәзмә комплексында азык-төлек продуктлары фестивале уза. “Безнең Бренд” дип аталган махсуслаштырылган күргәзмә быел сигезенче тапкыр үткәрелә.
Биредә 150дән артык җитештерүченең товарлары белән танышырга мөмкин. Алар арасында илнең 15 төбәге һәм якын чит илләр вәкилләре дә бар. Монда һәркем күңеленә хуш килгән азык-төлек таба аладыр, мөгаен. Шәхси хуҗалыклар һәм фермерлар тәкъдим иктән азыклар, беренчедән, сыйфатлы булса, икенчедән, күбесенең хәләл сертифитикаты бар.
– Фестиваль елдан-ел киңәя бара, – диде Башкортстан хөкүмәте премьер-министры урынбасары – республиканың авыл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Илшат Фазрахманов чараны ачу тантанасында. – Безнең җитештерүчеләрнең яхшы продуктлар җитештереп кенә калмыйча, аларны дөрес брендлаштыруы да мөһим. Кайчандыр без фестивальне өч литрлы банкалардагы, ниндидер каплардагы продукция белән башлаган идек, заманча төргәкләр юк иде. Бүген инде барысы да башкача, тышкы яктан матур, чагу, шул ук вакытта индивидуаль, шәхси әзерләнгән продуктлар. Чөнки бүген җитештерүче сыйфатлы, яхшы, табигый продукция генә тәкъдим итәргә түгел, ә сатып алучыга хис-тойгылар да бүләк итәргә тиеш. Сатып алучының кабаттан әйләнеп кайтасы килерлек булырга тиеш. Һәм әлеге мәйдан җитештерүчеләргә үзләрен таныту мөмкинлеген бирә, ә шәһәр халкы яңа ризыклар белән таныша ала.
Фестивальгә чит төбәкләрдән дә эре җитештерүчеләрне чакырабыз, диде Илшат Илдус улы. Бу үзара тәҗрибә уртаклашу, яңа бәйләнешләр булдыруга ярдәм итә. Аграр ведомство күргәзмә эше, җитештерүчеләр белән танышып чыкты.
– Бездә төрле, кызыклы продукция артуына күзләр сөенә, ассортимент бик киң, – диде ул ахырда. – Әмма ирешелгәннәрдә тукталып калырга ярамаганын, үзгәрә торган базарга тиз җайлашырга, әзер, эшкәртелгән продукция өлешен арттырырга кирәклеген аңлыйбыз.
Роскачество җитәкчесе урынбасары Александр Чумак әйтүенчә, фестивальнең Уфада узуы игътибарга лаек.
– Республикада хәләл продукция җитештерүчеләр күп, һәм күргәзмәдә һәр икенче продукт хәләл дип игълан ителгән. Мондый товарга төбәктә генә түгел, ә аннан читтә дә сорау бар, – диде ул.
Әйткәндәй, “Безнең бренд” күргәзмәсе быел беренче тапкыр халыкара статустында уза. Чарага Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан җитештерүчеләре үзләренең продукциясен алып килгән. Моннан тыш Малайзиядән берничә хәләл продуктларның компания-дистрибьюторлары продукциясе белән танышырга мөмкин.
Ә үзебезнең республиканың 35 муниципалитетыннан 70ләгән фермер, шәхси эшкуарлар катнаша. Миякә районыннан Гөлчәчәк Рамазанова сөт продуктлары җитештерә, кымыз, йогырт, сырлар эшли. Кәҗә сөтеннән нинди генә сырлар эшләми ул, тәмлеткечләр кушылганы да, төрле тәмдәгеләре дә бар. “Бу эш белән сигез ел шөгыльләнәм, – диде эшкуар. – Азык-төлек технологы буенча укыган идем. Алган белемем ярдәм итә”. Ул продукциясен Кыргыз-Миякә базарына алып барып сата, җае чыкканда Стәрлетамакка да алып барам, ди. Хәзер инде аның үз сатып алучылары барлыкка килгән. “Өйдән дә килеп алалар”, – диде әңгәмәдәшем.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән һәр продукция артында зур хезмәт ята. Һәм бүген шушы хезмәтне тәкъдим итә белү дә мөһим дигән фикерләр яңгырады форумның эшлекле өлешендә.
Фестиваль кысаларында Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының V съезды үтте. Анда сүз авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү турында барды.
– Заманча авыл хуҗалыгы кооперативлары елдан-ел үсә, агросәнәгать секторы икътисадында үз урыннарын эзли һәм таба, – диде Илшат Фазрахманов. – Бүген бу юнәлештә күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк әле. Дәүләт ярдәменнән дөрес файдалану, брендлаштырырга өйрәнүдә проблемалар бар. Бөтенләй башка менталитетлы Азия Һәм Африка базарларына яраклашырга кирәк. Идеалда еллар һәм хәтта гасырлар буе тотрыклы эшләүче, аларның әгъзалары гына үзгәрә торган кооперативлар кирәк.
Республикада быел 24 яңа кооператив төзелгән. Ел йомгаклары буенча гамәлдәге авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары саны 445кә җитәчәк. Агымдагы елда аларның табышы 7,9 процентка – 3,3 млрд сумга кадәр артыр дип күзаллана.
Бүген кооперативланың күп өлеше (259га якын) авыл хуҗалыгы продукциясен (ит, сөт, бөртекле һәм яшелчә чималын) эшкәртү белән шөгыльләнә, 169ы әзер продукцияне сәүдә оешмаларына илтә.
Дәүләт ярдәменә килгәндә, 2018-2024 елларда авыл хуҗалыгы кооперациясенә 1,833 млрд сум юнәлтелгән. 2025 елга бу максатка 139,6 млн сум бүленәчәк, диделәр съездда.