Башкортстанда үткән Русия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлегенең XX форумында "Алга" аерым икътисади зонасы - "Уфа" индустриаль паркының бишенче мәйданы белән таныштырдылар. Кунаклар арасында Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко, Төньяк Казахстан өлкәсе акимы Гауез Нурмөхәмбәтов һәм малтабарлык вәкилләре булды. Аларга резидентларның территориясен, инфраструктурасы һәм предприятиесен күрсәттеләр. Алар: "Россильбер" нефть-газ тармагы өчен майлау материаллары производствосы, "Амкодор-Агидель" ашлык эшкәртү корылмалары җитештерү буенча Башкортстан-Белоруссия заводы, "Азимут" юл билгеләре төшерү буяулары җитештерүе, "РБ Моторс" компаниясе вездеходлары.
Индустриаль парк һәм Аерым икътисади зона резидентлары предприятиеләре белән таныштырганда, проектларына Башкортстан җитәкчелеге һәм Үсеш корпорациясенең аерым зур ярдәм күрсәтүләрен билгеләде. Делегатлар "Алга" икътисади зонасының үсеш тизлекләрен һәм территориядә урнашкан предприятиеләрнең җитештерү дәрәҗәсен югары бәяләде.
Белешмә: "Алга" тибындагы сәнәгать-җитештерү аерым икътисади зоналары Ишембай, Стәрлетамак һәм Уфа районнары территорияләрендә урнашкан. Аерым төзелгән мәйданнар предприятиеләрне кластер тибы буенча урнаштыру мөмкинлеген бирә. Русиянең икътисади зоналарының инвестицион җәлеп итүчәнлек милли рейтингы йомгаклары буенча "Алга" аерым икътисади зонасы илнең аерым икътисади зоналары арасында ике тапкыр иң динамикалы үсүче зона булып танылган.
БР Хөкүмәте сайтыннан.