Бүген, ягъни 29 ноябрьдә, республика җитәкчесе Радий Хәбиров Краснокама районына эш сәфәре белән барды. Анда ул Хаҗи сөт заводының җитештерү мәйданында булды.
Предприятие республика хөкүмәте ярдәмендә зур яңарыш кичергән. Ул 2019 елда өстенлекле проектлар исемлегенә кертелгән булган. Искергән завод мәйданында җитештерү цехларына ремонт ясалган, инженер коммуникацияләре яңартылган һәм 160 миллион сумга заманча корылмалар сатып алып урнаштырылган. Республика бюджетыннан гомум 38 млн. сум бүленгән. Район муниципалитеты исә, лизинг түләүләрен каплау өчен, 2,6 млн. сум бүлгән. Боларга өстәп, инвесторлар ташламалы кредит та алган.
Радий Хәбиров продукция җитештерү технологияләре белән танышты. Шулай ук чимал кабул итү участогын, лаборатория комплексын, сөт һәм сөт ризыклары җитештерү линиясен карады. Предприятие җитәкчесе Александр Дегтярёв белдерүенчә, предприятие тәүлегенә 25 тонна сөт эшкәртү куәтенә ия. Радий Хәбиров предприятиенең арытабангы яхшы үсеш перспективаларын бәяләде һәм, яңа ярдәм чараларын күрсәтү өчен, завод вәкилләрен "Инвестсәгать"кә чакырды. "Бу уңышлы тормышка ашырылган инвестпроект мисалы. Егетләр арытаба да үсәргә телиләр икән, республика аларга кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер",- диде республика җитәкчесе.
БР Башлыгы сайтыннан.