Икътисад
28 ноябрь 2024, 12:03

Башкортстан Казахстанга кымыз җибәрәчәк

Ай саен 60 тонна озатырга ниятлиләр. 

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Башкортстан Казахстанга 60 тонна кымыз җибәрәчәк.

Хезмәттәшлек турындагы килешүгә Башкортстанның “ЭкоПродукт” авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм Казахстанның “Раяна” коммерция предприятиесе кул куйдылар. Чара Русия һәм Казахстанның XX төбәкара хезмәттәшлек форумы кырларында узды. “ЭкоПродукт” күрше илгә аена 60 тоннадан да ким булмаган күләмдә кымыз продукты җибәрергә ниятли.

– Башкортстан – Русиядә атлар саны буенча алдынгы төбәкләр рәтендә, төбәктә алар 130 меңгә якын, – ди Башкортстан хөкүмәте премьер- министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Илшат Фазрахаманов. – Шуңа республикада бия сөте һәм аннан продукция җитештерү буенча зур потенциал бар. Безнең предприятиеләр мондый продуктны Русия төбәкләренә дә, чит илләргә дә җибәрүне арттырырга әзер.

Әйткәндәй, “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты максатларының берсе – агросәнәгать комплексы продукциясен чит илләргә озатуны арттыру.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас