Казахстан Премьер-министры урынбасары – Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Галимҗан Койшыбаев белән очрашу.
Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия һәм Казахстанның XX төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашу өчен республика башкаласына килгән Казахстан Премьер-министры урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Галимҗан Койшыбаев белән очрашты. Көн тәртибендә – икътисадның һәм социаль өлкәнең төрле өлкәләрендә үзара хезмәттәшлекне үстерү.
Очрашуда шулай ук Көнчыгыш Казахстан өлкәсе Хакиме Ермек Кошербаев, Казахстан Республикасының Русиядәге Илчелеге киңәшче-илчесе Ерлан Шамишев һәм Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков катнашты. Башкортстан Башлыгы ике яклы эшлекле элемтәләрне ныгытуның мөһимлеген билгеләп үтте.
- Казахстан – республикабызның төп партнерларының берсе. Төбәкнең тышкы сәүдә әйләнешенең уннан бер өлеше сезнең илгә туры килә. Үзара сәүдәнең зур өлеше югары бәяле продукция, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Бездә Казахстан җитәкчелеге белән килештерелгән Башкортстан-Казахстан элемтәләрен үстерү буенча Юл картасы бар. Ул машина төзелеше һәм нефть-газ химиясе, агросәнәгать комплексы, сәламәтлек саклау, туризм өлкәсендәге проектларны үз эченә ала. Хәзер без бу документны актуальләштерү өстендә эшлибез. Төбәк җитәкчесе гамәлгә ашырылган уртак проектларны һәм киләчәк хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен билгеләде.
- Казахстанда нефть һәм газ чыгару, нефть һәм пакер җиһазлары җитештерү өлкәсендәге компанияләребезнең вәкиллекләре уңышлы эшләп килә. Без югары эшкәртелгән органик булмаган продуктларны эшкәртү өлкәсендә яңа производстволар эшләтеп җибәрәбез, сәнәгатьтә, төзелештә, энергетикада партнерлыкны киңәйтәбез, – дип хәбәр итте Радий Хәбиров. – Күптән түгел Костанайда инвестицияләр күләме 5 млн доллардан артык булган вагон пружиналары җитештерү заводы ачтык. Анда продукция җитештерүне быел ук башларга планлаштырабыз. Авыл хуҗалыгына килгәндә, узган ел безнең агропродукция экспортының 16 проценты нәкъ менә Казахстанга озатылган. Биопрепаратлар, ашламалар зур күләмдә кайтарыла. Безнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре сөт терлекчелеге, кошчылык, нәсел эше өлкәсендә актив хезмәттәшлек итәләр. Авыл хуҗалыгы машина төзелешендә дә проектлар бар.
Башкортстан Башлыгы шулай ук фән-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытуның мөһимлеген билгеләп үтте.
– 2022 елдан бездә ике дипломлы белем бирү программасы эшли. Уфа дәүләт нефть техник университеты Уральскида Көнбатыш Казахстан аграр-техник университетында үз вәкиллеген ачты, - диде Радий Хәбиров. - Башкортстан югары уку йортларында Казахстаннан 600 гә якын студент белем ала. Бу өлкәдә партнерлыкны киңәйтү өчен перспективалар бар. Казахстан Премьер-министр урынбасары, Хөкүмәте Аппараты Җитәкчесе Башкортстан җитәкчелегенә делегациянең Уфага визитын оештыруда ярдәм итүләре һәм Русия белән Казахстанның XX төбәкара хезмәттәшлек форумын югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде.
– Кунакчыл Башклотстан җирендә яхшы кабул итүегез өчен рәхмәт белдерәм. Минем күптән Уфада булганым юк, шәһәр бик нык үзгәргән, дип әйтә алам. Төбәкнең барлык халкын башкаланың 450 еллыгы белән котлыйм.
Казахстан ягы Башкортстан белән товар әйләнешен киңәйтү өчен кирәкле продукция исемлеген формалаштырырга тәкъдим итте, шулай ук сәнәгать җитештерүчәнлеген һәм фәнни-мәгариф инфраструктураны үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашу, IT-проектларны гамәлгә ашыру һәм уртак мәдәни чаралар оештыру белән кызыксынуын белдерде.
Белешмә: 2024 елның гыйнвар-сентябрь нәтиҗәләре буенча Казахстан Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнешендә өченче урынны алып тора (9,5 процент). Төрле өлкәләрдә уртак проектлар 138гә җитте, шуларның 38е инде гамәлгә ашырылган. Казахстан бизнесы белән Башкортстанның тау рудасы сәнәгате, химия һәм машина төзелеше тармаклары предприятиеләре, шулай ук медицина җиһазлары һәм препаратлар җитештерүчеләр хезмәттәшлек итә. Казахстан белән үзара хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлтелгән эре проектларның берсе ул – 160 км озынлыктагы Сибай–Подольск–Новорудная тимер юл линиясен төзү. Бу юл Кытай һәм Урта Азия дәүләтләре белән туры элемтә булдырачак.