«Бәйрәм» сәүдә челтәре белән Казахстанның кондитер фабрикасы 150 млн сумлык килешү төзеделәр.
- 150 миллион сумлык килешү. Ике ел дәвамында без аны гамәлгә ашырырга планлаштырабыз. Продукция ассортименты буенча хәзер фикер алышачакбыз. Русия компанияләре белән эшләү тәҗрибәбез бар. Аерым алганда, «Находка»челтәре белән эшлибез. Башкортстан компаниясе белән бу беренче килешү, – диде «Сауле» кондитер фабрикасының экспорт бүлеге директоры Елена Парлаян. Ике як хезмәттәшлек вариантларын билгели, дип аңлатты«Бәйрәм» сәүдә челтәре генераль директоры урынбасары Валик Бигулатов.
«Востокнефтегаз«НТФ» белән Казахстаннан «ArInvest energy» компаниясе арасында В2В- килешүләре төзелде. Килешү буенча, Башкортстан экспертлары Казахстанның нефть-газ секторын җиһазларына сервис хезмәтләндерү җайланмалары белән тэәмин итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Русия һәм Казахстанның XX төбәкара хезмәттәшлек форумы кысаларында Русиянең 11 төбәге предприятиеләре, шулай ук икътисадның төрле тармакларындагы 119 чит ил компаниясе эшлекле очрашулар уздыра.
Русия-Казахстан Форумының эшлекле элемтәләр биржасында 300дән артык катнашучы теркәлгән. – Уфада форум мәйданчыгында эшлекле элемтәләр өчен иң зур мәйданчыкларның берсе оештырылган. Без Биржаның беренче эш көне нәтиҗәләре буенча Русия белән Казахстанның икътисади интеграциясе көчәя барсын өчен озак вакытлы хезмәттәшлеккә нигез сала торган реаль контрактлар төзелгәнен күрәбез инде, - дип билгеләп үтте Башкортостан Республикасы Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры вазифаларын башкаручы Маргарита Болычева.