Барлык яңалыклар
Икътисад
26 ноябрь 2024, 17:11

Эшкуарлыкка яшьтән өйрәнергә кирәк

Бүген, 26 ноябрьдә, Уфаның Көрәш сараенда Русия һәм Казахстанның XX төбәкара хезмәттәшлек форумы башланды.

Эшкуарлыкка яшьтән өйрәнергә кирәк
Эшкуарлыкка яшьтән өйрәнергә кирәк

 Форум кысаларында "Яшьләр эшкуррлыгы: локаль уенчыдан глобаль мөмкинлекләргә кадәр" дип аталган очрашу узды. Бу чарага Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко, республиканың уңышлы эшләүче эшкуарлары һәм Уфаның югары сыйныф укучылары чакырылды. Очрашуның төп максаты - яшь буынны эшкуарлыкка җәлеп итү, үз эшләрен ачып, уңышлы бизнес алып баручыларның киңәшләрен тыңлау, фикерләре белән танышу, үз эшеңне башлаудан курыкмаска өндәү.

"Яшь буын кызыксынучан һәм алдынгы карашлы: тормыштагы үзгәрешләрне тиз кабул итүгә сәләтле, яңа проектлар булдырып, аны эшләтеп җибәрүдән дә куркып тормыйлар. Безнең республикада эшкуарларга аеруча зур игътибар бирелә. Алар өчен махсус дәүләт программалары эшли, акчалата ярдәм, супсидияләр каралган. Шушы мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тырышыгыз, яшьләр, төрле өлкәләрдә дә үзегезне сынап карагыз. Тырышкан кеше генә максатка ирешә ала", - диде Зөһрә Гордиенко. Чарада спикер булып килгән эшкуарлар бизнеска беренче адымнары, ничек эшләп китүләре, бүгкнге көндә уңышлы эшләү өчен нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләделәр.

  Очрашу бик мавыктыргыч һәм фәһемле үтте. 

Эшкуарлыкка яшьтән өйрәнергә кирәк
Эшкуарлыкка яшьтән өйрәнергә кирәк
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: