Барлык яңалыклар
Икътисад
23 ноябрь , 07:00

Башкортстанда азык-төлекнең минималь җыелмасы 5,8 мең сумга бәяләнгән

Башкортстанда бер кешегә исәпләнгән азык-төлекнең минималь җыелмасы күпме торганы билгеле булды.

Башкортстанда азык-төлекнең минималь җыелмасы 5,8 мең сумга бәяләнгән
Башкортстанда азык-төлекнең минималь җыелмасы 5,8 мең сумга бәяләнгән

Республика статистиклары аналитикасы буенча, аның бәясе 0,6% ка кимегән һәм октябрьдә 5 841 сум тәшкил иткән.

Иң кыйммәтле минималь җыелма Уфада теркәлгән. Аның өчен 5 930 сум түләргә туры киләчәк. Башкортстанның башка зур шәһәрләрендә (Сибай, Стәрлетамак, Нефтекамада) җыелманың бәясе 5,5 мең сумнан 5,7 мең сумга кадәр.

Исегезгә төшерәбез, минималь җыелмага 33 төр продукт керә, шул исәптән балык, май, ит, сөт, яшелчә һәм җиләк-җимеш.

Юлай НИЗАЕВ.

Фото: socialnsk.ru

Башкортстанда азык-төлекнең минималь җыелмасы 5,8 мең сумга бәяләнгән
Башкортстанда азык-төлекнең минималь җыелмасы 5,8 мең сумга бәяләнгән
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: