Барлык яңалыклар
Икътисад
21 ноябрь , 14:17

Кытайлылар Башкортстанда тракторлар чыгара башлый

Болай булгач, эшләр җайлана.

Кытайлылар Башкортстанда тракторлар чыгара башлый
Кытайлылар Башкортстанда тракторлар чыгара башлый

Хөкүмәт премьер-министры урынбасары  – авыл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Илшат Фазрахманов Кытайның “Hongfeng Heavy Machinery” компаниясе вәкилләре белән очрашкан.

Бу оешма тракторлар һәм авыл хуҗалыгында кулланыла торган башка  төрле техникалар җитештерү белән шөгыльләнә. Компания президенты Ли Синьфэн сөйләгәнчә, алар ел саен 10 меңгә якын трактор чыгара, сугару системалары җитештерү дә җайга салынган. Кытай компаниясе вәкилләре «Башсельхозтехника» оешмасында булганнар. Илшат Фазрахманов белән очрашуда Ли Синьфэн, мәйданчык авыл хуҗалыгы техникасын сату өчен дә, шулай ук трактор җыю проектының беренче этабы өчен дә бик яхшы туры килер иде, дип билгеләгән.

Башкортстан белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләшкәндә Кытай компаниясе президенты: "Завод авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерә һәм аңа запас частьлар буенча мәсьәләләрне дә хәл итә алачак. Республикада аларны сату буенча агентлар, техниканы кырда ук ремонтлау мөмкинлеге булган техник хезмәт күрсәтү пунктлары эшләячәк", – дигән.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: