Барлык яңалыклар
Икътисад
18 ноябрь , 16:44

Ялта форумы – Уфада!

Кырым предприятиеләре үз продукциясен алып киләчәк.  

Ялта форумы – Уфада!
Ялта форумы – Уфада!

Кырым предприятиеләре үз продукциясен алып киләчәк.

 

Быел 5 декабрьдә Уфада VI Ялта халыкара икътисади форумы узачак. Чара кысаларында Кырым предприятиеләре үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Бу форумда катнашулары турында хәбәр итүчеләр арасында Кырым Республикасының алдынгы сәнәгать предприятиеләренең берсе бар. Ул РФ система барлыкка китерүче предприятиеләре исемлегенә керүче «Фиолент «заводы» акционер җәмгыяте.Импортны алыштыру кысаларында предприятиенең кайбер яңа эшләнмәләре йөз процентлы үзебезнең электрон компонентлар базасында башкарылды.

Исемлектә «Кырым сода заводы» акционер җәмгыяте дә  бар Ул Русия Федерациясендә «А» һәм «Б» маркалы кальцийлаштырылган техник сода җитештерүчеләрнең өч махсуслашкан эре тоннажлы җитештерүчеләренең берсе.

Тагын бер кызыклы бренд – “Кырым Розасы” косметика компаниясе. Ул 1930 елдан бирле Кырымда үстерелгән чәчәкләр һәм үләннәр нигезендә бит, тән һәм чәч өчен тәрбия косметикасы җитештерә. Легендар бренд Кырымда эфир-май тармагына нигез салучы булып тора. Бу ярымутрауда булдырылган беренче парфюмер-косметик сәүдә маркасы.

Гасырлык тарихы белән Кырымның көньяк ярында урнашкан “Алушта эфир-май совхоз-заводы” да мактана ала. Аңа 1922 елда нигез салынган һәм шуннан бирле үсемлекләр үстерү һәм эфир майлары һәм табигый косметика җитештерү белән шөгыльләнә. Нәкъ менә шушы завод ил тарихында эфир майларын җитештерү буенча эшчәнлек башлаган беренче предприятие.

Фото: 

 

kosmostil.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: