Барлык яңалыклар
Икътисад
15 ноябрь , 11:56

Русиянең иң яхшы товарлары арасына керделәр

Бүләкләү чарасы 14 ноябрьдә "ВДНХ-ЭКСПО" мәйданында үтте.

Русиянең иң яхшы товарлары арасына керделәр
Русиянең иң яхшы товарлары арасына керделәр

"Башкортстан продукты" проекты дипломантлары "Русиянең иң яхшы 100 товары - 2024" Бөтенрусия бәйгесендә җиңү яулаган. Бүләкләү чарасы 14 ноябрьдә "ВДНХ-ЭКСПО" мәйданында үткән.
БР сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры вазифасын башкаручы Алексей Гусев белдерүенчә, безнең "Башкортстан продукты" 4 номинациядә бүләкләнгән. Мәсәлән, "Җитештерү-техник тәгаенләнештәге продукция" категориясендә "Мәләвез минерал ашламалары", "БСК", "Искож", "Ликом" предприятиеләре лауреат булган.
"Халык өчен сәнәгать товарлары" категориясендә "БашИнком", "РИЧМАН-Минерал", "Эколь", "ВиЦыАн" компанияләре, "ОПТРИ" тегү фабрикасы, "Ишембай оек-оекбаш фабрикасы" лауреат исеменә лаек булган.
"Азык-төлек товарлары" номинациясендә "Мәләвез сөт-консерва комбинаты", "Сөт кухнясы", "Башкортстан туңдырмасы" , "Алексеевка", "Биофлора", "Башспирт", "Актирмән" предприятиеләре, Ш. М. Хәбибрахманов КФХсы, В.В.Решетнева шәхси предприятиесе, "Кырмыскалы", "Дәүләкән ит ярымфабрикатлары", "Ольховое" оешмалары билгеләгән.
"Халыкка хезмәт күрсәтү" номнациясендә "Янгантау" шифаханәсе җиңгән.
Конкурс нәтиҗәләре республикада җитештерелгән продукцияның яхшы сыйфаты һәм җитештерүчеләрнең үз эшчәнлекләренә җаваплы караулары турында сөйли.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: