15 ноябрьдә Октябрьскида Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күчмә "Сәнәгать сәгате"н үткәрде. Чара "Пакер" гыйльми-җитештерү мәйданында оештырылды. Чарада предприятиеләр һәм һөнәри белем бирү йортлары җитәкчеләре катнашты. Алар Октябрьскида, Туймазы һәм Бәләбәй районнары территорияләрендә урнашкан предприятиеләрнең квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителү мәсьәләсен ткишерде. Радий Хәбиров мәсьәләнең бөтен ил өчен актуаль булуын ассызыклады. Кадрлар мәсьләсе белән бер үк вакытта хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, технологик процессларны автоматлаштыру, һөнәри белем бирү йортлары белән хезмәттәшлек итү тикшерелде.
Республика мәгариф министры вазифасын башкаручы Альберт Яримов белдерүенчә, Октябрьскида, Туймазы һәм Бәләбәй районнары территорияләрендә сәнәгать өчен кадрлар әзерләү белән 24 белгечлек буенча 7 колледж мәшгуль. Аларда 6 мең студент укый, елына 2 мең кеше диплом алып чыга. 2024 елда 800 яшь белгеч эшкә урнашкан. Башкортстан җитәкчесе армияда хезмәт итеп кайткан яшьләрне җитештерү тармагына җәлеп итү өчен эшләрне көйләү мөһимлеген билгеләде.
Сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре кадрлар эше буенча корпоратив программалары белән таныштырды. Алар профильле колледжлар һәм мәшгульлек үзәкләре белән хезмәттәшлек итүне дә күзаллыйлар.
БР Башлыгы сайтыннан.